Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Бергә булганда гына...

Бөгелмә муниципаль районы коррупциягә каршы көрәш комиссиясе чираттагы утырышын уздырды. Аның эшенә комиссия рәисе урынбасары И.Белова җитәкчелек итте.

Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Киңәшмәдә комиссиянең 2012 елның беренче кварталындагы эшчәнлеге; муниципаль хезмәткә алынганда, эшчәнлек барышында тиешле таләпләрнең үтәлеше; хокукый актлар һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрелү тиешлеге; алдагы айларда узачак чаралар турында чыгышлар тыңланды. Ришвәтчелеккә каршы комиссия составында 19 кеше эшли. Үзенең эшчәнлек даирәсен киңәйтү максатыннан, комиссия әгъзаларының төрле җәмәгать урыннарында аңлату-агарту эшләре алып барырга тиешлеге ассызыкланды. Хәбәрдарлык булсын өчен җирле гаммәви мәгълүмат чараларында әлеге мәсьәләне киңрәк яктырту бурычы куелды. Бу нисбәттән 4-66-74 номерлы "ышаныч телефоны"на шылтыратып, ришвәтчелек, коррупция турындагы нинди дә булса мәгълүматны җиткерү мөмкинлеге барлыгын да искә төшереп китү урынлы булды. Җәмгыятебезне чолгап алган әлеге замана "чиреннән" бары тик бергәләп көрәшкәндә генә уңышка ирешеп буласы һәркемгә ачык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса