Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Березовка авылы китапханәсендә “Песнәк көне” бәйгесе узды

Березовка авылы китапханәсендә "Песнәк көне" бәйгесе узды, аның кысаларында балалар кошлар өчен җимлекләр әзерләделәр. Чара барышында укучыларга кошларның табигатьтәге роле, салкыннар башлану белән җылы якларга очып китмичә, безнең якларда кышларга калучы кошлар, аларны ашатырга кирәклеге турында сөйләделәр. Китапханәче әзер җимлек күрсәтеп, канатлы дусларыбыз өчен "кышкы ашханә" әзерләүдә нинди материаллар кулланырга...

Березовка авылы китапханәсендә "Песнәк көне" бәйгесе узды, аның кысаларында балалар кошлар өчен җимлекләр әзерләделәр.

Чара барышында укучыларга кошларның табигатьтәге роле, салкыннар башлану белән җылы якларга очып китмичә, безнең якларда кышларга калучы кошлар, аларны ашатырга кирәклеге турында сөйләделәр.

Китапханәче әзер җимлек күрсәтеп, канатлы дусларыбыз өчен "кышкы ашханә" әзерләүдә нинди материаллар кулланырга мөмкин икәнлеге турында сөйләде. Балалар традицион пластик шешәдән һәм сок тартмасыннан кала, бакыр тимерчыбыктан һәм эластик медицина бәйләвеченнән бик тә үзенчәлекле җимлекләр ясап булуы хакында да белделәр. Шуның өчен дә аларны ясауда үз осталыкларын күрсәтергә ашыктылар.

Яшь осталарның тырышлык нәтиҗәсе - 5 җимлек. Аларның берсен китапханә ишегалдына эләргә дигән карар кабул ителде. Укучыларның һәммәсе дә төрле ярмалар, көнбагыш, ипи валчыклары салып, аны ашамлык белән тутыруда үз өлешләрен кертте.

Татьяна КОСТИНА,

Березовка авыл китапханәсе китапханәчесе.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса