Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Беренче кыңгырау чыңлады (4 нче мәктәптән репортаж)

Мәктәпкә ашыктык бүген, Тотып чәчәк бәйләмен, Чыңлый кыңгырау моңнары, Котлап Белем бәйрәмен. 1 сентябрь -- Белем бәйрәме. Бу көнне 1 нче сыйныфка тәүге тапкыр 1 300 бөгелмәле килде. Алар бу вакыйганы зур түземсезлек белән көтеп алган. Өсләрендә - өр-яңа мәктәп формасы, кулларында -- чәчәк бәйләме. Кыңгырау бәйрәменә без бу юлы...

Мәктәпкә ашыктык бүген,

Тотып чәчәк бәйләмен,

Чыңлый кыңгырау моңнары,

Котлап Белем бәйрәмен.

1 сентябрь -- Белем бәйрәме. Бу көнне 1 нче сыйныфка тәүге тапкыр 1 300 бөгелмәле килде. Алар бу вакыйганы зур түземсезлек белән көтеп алган. Өсләрендә - өр-яңа мәктәп формасы, кулларында -- чәчәк бәйләме. Кыңгырау бәйрәменә без бу юлы 4 нче мәктәптә күз салдык.

Сүземне ерактан башлыйсым килә. Ник дигәндә, быел 4 нче мәктәптәге бәйрәмне яңа бина янында ачып җибәрделәр. Ата-аналар белән аралашкач, кинәт күңелем тулып китте, чөнки әлеге мәктәптә минем дә кызым укып чыкты. "Биредә яңа бина күптән кирәк иде инде", -- дип уйлап та куйдым. Һәм бу уйлар миндә генә түгел иде. Сез дә, кадерле укучыларыбыз, хисләремне аңларсыз дип уйлыйм.

Татарстанда балалар туу һәм аларны уңайлы, барлык шартлар тудырылган мохиттә тәрбияләү өчен күп баскычлы көчле система булдырылган. Яшь буын өчен инвестицияләр салу Татарстан сәясәтенең стратегик юнәлеше, аның киләчәгенең нигезе булып тора. Заманча итеп төзелгән мәктәпләр һәм балалар бакчалары ата-аналарда иртәгәге көн өчен ышаныч тудыра. Шуңа күрә дә республика Идел буе федераль округында халык саны арту буенча лидерлар рәтендә тора.

Мәгариф системасының нәтиҗәле эшләп килүе дә балаларның якты киләчәгенә үз өлешен кертә.

Татарстан -- Россиядә сыйфатлы белем бирү буенча тотрыклы бишлектә. Ә Бөгелмә республикабызда даими төстә лидерлар рәтендә бара. Бездә Бердәм дәүләт имтиханнарын 100 баллга тапшыручылар саны байтак, олимпиадаларда җиңүчеләр саны белән дә мактанырга хакыбыз бар. Ә сыйфатлы белемне яңа технологияләр кулланып эшли торган мәктәпләрдә генә алып була. Андыйлар саны республикабызда елдан-ел артып тора. Яңа мәктәпләрне дәүләт программалары нигезендә төзиләр. Мәсәлән, республикада соңгы 5 ел эчендә 30 яңа белем бирү учреждениесе барлыкка килгән. Боларның барысы да максатчан эшләнә. Перспектива буенча киләчәктә республикада укулар бер сменада гына алып барылырга тиеш.

Шундый уку учреждениеләренең берсе быел безнең шәһәрдә дә үз ишекләрен ачты. 4 нче мәктәп янында яңа төзелгән бинаны 10 август көнне ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында ачу тантанасы узды. Ә менә нәкъ 1 сентябрь көнне биредә белем йорты ачкычын мирас итеп беренче сыйныф укучыларына тапшырдылар.

-- Яңа бинабыз шәһәрдә иң яхшысы дисәм, бер дә ялгышмам. Ул безгә күптән кирәк иде. Күреп торасыз, "Су-2" районында яңа йортлар калкып торгач, анда яшәүче яшь гаиләләр саны да елдан-ел арта бара бит. Безнең мәктәпкә хәзер сорау зур. Быел гына да егерме яңа укучы килде, беренче сыйныфка керүчеләр дә аз түгел -- җитмешәү, -- ди 4 нче мәктәп директоры Ирина Смирнова.

-- Кызыбыз Ангелина -- беренче сыйныф укучысы. Шатлыгыбыз зур. Ул белемне яңа биналы мәктәптә алачак. Яңа бинада ашханә, актлар һәм спорт заллары бар, анда яңа җиһазлар куелган, үзе бер яңа мәктәп кебек. Балаларыбыз өчен шундый уңайлыклар бар дип, туганнарыма да мактандым әле, -- ди Фирүзә Харисова.

Чыннан да, мәктәпнең яңа бинасы сыйныфларында заманча технологияләр кулланып эш итә торган җиһазлар куелган. Мәктәпләрнең матди-техник базасын ныгыту программасы 2012 елдан бирле Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән эшләп килә. Шул вакыт эчендә 780 мәктәп һәм балалар бакчалары үзгәртеп корылды, капиталь ремонтланды. Әлеге уникаль программа Россия мәктәпләре өчен дә күркәм үрнәк булып тора. Бу эшләр безнең районыбызда да бара икән, димәк, заман белән бергә атлыйбыз дигән сүз.

Әлеге шатлыклы вакыйгалар кояшлы 1 сентябрь таңы белән укытучыларны, укучыларны һәм ата-аналарны берләштерде. Шул рәвешле, Бөгелмә мәктәпләрендә кызыклы вакыйгаларга бай булган яңа уку елы башланды. Күңелләрдә -- сөенеч, йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый. Яңа уку елы һәркемгә куанычлар, бары "4"ле һәм "5"леләр генә алып килсен. Бәйрәм белән сезне, дуслар!

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса