Сабан туе - республикабыздагы уникаль культураны күрсәтә торган йола. Татарстанның һәрбер шәһәрендә, һәрбер авылында ул иң көтеп алына торган бәйрәмнәрнең берсе. Хәтта республикадан һәм Россиядән читтә дә аны зур канәгатьләнү хисләре белән оештыралар.
Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.
2014 ел - Мәдәният елы. "Единая Россия" партиясенең Татарстан региональ бүлеге матбугат үзәгеннән хәбәр итүләренчә, быел Татарстанда әлеге халык бәйрәмен уздыруга аеруча үзенчәлекле караганнар. Сабан туйлары үткән көннәрдә партиянең Татарстан бүлеге авылларда яшәүчеләргә бүләк ясады: җирле бүлекләр секретарьлары булып торучы район хакимият башлыклары актив эшләүче авыл клубларына яңа спорт җиһазлары - өстәл теннисы өчен өстәлләр тапшырдылар.
Авыл клублары халыкның күңел ачу урыны гына түгел, үзенә күрә кешеләр-не җәлеп итә, берләштерә торган киң кырлы мәдәният учагы да бит ул. Анда күңел ачарга да йөриләр, проблемаларны уртага салып сөйләшер өчен дә җыелалар. Менә ни өчен ул учакта утның сүнмәвен даими кайгыртып торырга кирәк.
Партиянең үз алдына куйган мөһим бурычларыннан берсе - халыкның сәламәтлеген кайгырту, физик культура белән даими төстә шөгыльләнүгә тарту. Тиз торгызыла торган физкультура-сәламәтләндерү комплексларын төзү программасы бездә 2006 елдан эшли. Проект гаилә белән рәхәтләнеп һәм файдалы ял итү өчен шартлар тудыруны күздә тота.
Быел "Единая Россия" партиясе авыл мәктәпләренең спорт залларын ремонтлау программасын үтәүгә кереште. Ел дәвамында илебезнең 30 төбәгендәге 2,5 мең уку йортын ремонтлап, кирәкле җиһазлар белән тәэмин итү бурычы куелды.
Авыл җирлекләрендә шулай ук уку культурасын үстерү дә мөһим. Моның өчен 2008 елдан башлап, "Авыл китапханәләре" проекты гамәлгә ашырылып килә. Максат - китапханәләрне заманга җайлаштыру, аларны социомәдәни һәм мәгълүматлар үзәге итеп үстерү, теләгән һәр кешегә мәдәни һәм рухи кыйммәтләрдән файдалана алу мөмкинлеге тудыру.
Болардан тыш, "Единая Россия" республика авыллары инфраструктурасын үстерүгә юнәлтелә торган башка күп кенә проектларны да күздә тота.