Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Бөек Җиңү бәйрәменә – бүләк

Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан Бөгелмәнең сугыш һәм тыл ветераннарына фатирлардан ачкычлар тапшырдылар. Алар үзләренең торак шартларын хөкүмәт биргән субсидия ярдәмендә яхшырта алды. 5 май көнне Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров 90 яшьлек тыл ветераны Вера Астафьевага фатир ачкычын шәхсән үзе тапшырды. Әлеге чарада шулай ук Бөгелмә муниципаль...

Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан Бөгелмәнең сугыш һәм тыл ветераннарына фатирлардан ачкычлар тапшырдылар. Алар үзләренең торак шартларын хөкүмәт биргән субсидия ярдәмендә яхшырта алды. 5 май көнне Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров 90 яшьлек тыл ветераны Вера Астафьевага фатир ачкычын шәхсән үзе тапшырды. Әлеге чарада шулай ук Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Э. Ризванова, социаль яклау идарәсе начальнигы И. Әхмәтова да катнашты.

Вера Даниловна сугыш башланганда бары 19 яшен тутырган кыз бала була. Шуңа күрә колхоздагы иң авыр эшләр аның кебекләр җилкәсенә төшә. Ул трактор йөртә, җир дә сөрә, тырмалый, ашлык та чәчә. Шул рәвешле, Бөек Җиңүгә үз өлешен кертә. "Авыр чаклар күп булды. Бигрәк тә туган абыйларымның сугышта һәлак булулары турындагы хәбәрләр килгәндә, -- ди Вера Астафьева күз яшьләрен сөртә-сөртә. - Кыенлыкларны җиңдек, Җиңү көне иң шатлыклы көн булды", -- ди ул. Моңа кадәр Вера Даниловна үз йорты белән Югары Бистә районында яшәгән. "Торагым иске иде инде, авылдагы йортны шәһәргә алып килеп урнаштырган идек. Уңайлыклар турында сөйләп тә торасы юк. Ә менә хәзер мин яңа йортта яшәячәкмен. Бер бүлмәле фатир ялт итеп тора. Бәйрәм алдыннан шундый бүләк ясадылар, хөкүмәтебезгә зур рәхмәт", -- ди ул шатлыгын яшерә алмыйча. Таянгыч ярдәмендә йөрүче әбекәй өчен бу, чыннан да, зур вакыйга. "Йорт янындагы кар көрәлмәгән, ничек итеп урамга чыгып керим икән", -- дип кайгырасы юк хәзер аңа.

Тыл ветеранына шулай ук, "Тепло в дар" акциясе кысаларында, бөгелмәләр кулы белән бәйләнгән плед бүләк иттеләр.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса