Башкортстанда 900 000 сум акча белән килгән авыл почтальонын үтергәннәр
Башкорстанда Тикшерү комитеты Кырмыскалы районында почтальонны үтерүче җинаятьчене табарга булышуларын сорап, гражданнарга мөрәҗәгать итә. Җәзалап үтерелгән хатын-кыз турында хәбәр комитетка 20 август көнне килеп ирешә. РФ Тикшерү комитетының Башкортстан буенча идарәсе "Талау" һәм "Үтерү" матдәләре буенча җинаять эше ача. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә. Тикшерү фаразы буенча, 20 август көнне...
Башкорстанда Тикшерү комитеты Кырмыскалы районында почтальонны үтерүче җинаятьчене табарга булышуларын сорап, гражданнарга мөрәҗәгать итә. Җәзалап үтерелгән хатын-кыз турында хәбәр комитетка 20 август көнне килеп ирешә. РФ Тикшерү комитетының Башкортстан буенча идарәсе "Талау" һәм "Үтерү" матдәләре буенча җинаять эше ача. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә.
Тикшерү фаразы буенча, 20 август көнне 48 яшьлек почтальон Ибраһим разъезы авылына пенсия таратырга чыгып китә. Әмма акчаны халыкка таратмыйча, юкка чыга. Хезмәттәшләре хатын-кызның гәүдәсен авыл янәшәсендә табып ала, аның башы яраланган була. Хезмәттәшләре аның сумкасыннан 900 мең сум акча югалуын ачыклый.
Алсу ИСМӘГЫЙЛЕВА
татаринформ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа