Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Баш автоинспектор – Бөгелмәдә

17 декабрьдә Бөгелмәдә ТР Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсе начальнигы Рифкать Миңнеханов булып китте. Аны Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров озатып йөрде. Бу килүендә Р. Миңнеханов 35 нче "Дельфин" мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениесендә булды.

Марина КОЛЕСНИКОВА,
хакимиятнең матбугат хезмәте җитәкчесе.
Виталий Салягин фотосы.
Бу тәрбия йортында бусагасыннан ук балаларны юл йөрү кагыйдәләренә ныклап өйрәтүгә юнәлтелгән эш алып барылганлыгы күзгә ташлана: тематик стендлар, макетлар күп, аларның күпчелеген балалар һәм ата-аналар үзләре эшләгән.
Татарстанның баш автоинспекторы 35 нче бакчада эшләүче тәрбиячеләр белән дә, биредә тәрбияләнүчеләр белән дә очрашты. Соңгыларыннан җәяүлеләр юлыннан барганда тиешле кагыйдәләрне үтиләрме, әти-әниләре белән машинада йөргәндә бала креслосына утыралармы икәнлеге белән кызыксынды. Малайлар һәм кызлар формадагы бу абыйга бик актив төстә җаваплар бирделәр, хәтта үзләре дә сораулар яудырдылар. Республиканың баш "гаишнигы" бик гади кеше булып чыкты, балалар белән дә, зурлар белән дә бик теләп аралашты ул.
Әлеге мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләү учреждениесендә урамнарда йөрү кагыйдәләрен өйрәтүгә, куркынычсызлык күнекмәләрен үзләштерүгә зур игътибар бирәләр, уен формасында, яисә башка бер үтемле юл белән белгәннәрне хәтергә беркетү өстендә дә күп эшлиләр. Бу көнне дә балалар, педагоглары кул астында, кунаклар өчен берничә матур чыгыш әзерләгәннәр иде. Ә Рифкать Миңнеханов, үз чиратында, бик файдалы бүләкләр -
4 велосипед калдырды.
Татарстанның баш дәүләт автоинспекторы балалар бакчаларында юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү технологияләре югары дәрәҗәгә куелганлыгын, юлда яки транспортта имгәнү очракларын профилактикалау эшенең дә тиешенчә алып барылуын билгеләп үтте. Бөгелмә балаларының ЮХИДИ линиясе буенча уздырыла торган республикакүләм бәйгеләрдә уңышлы катнашып килүләре шуны дәлилли.
- Юлларда үз-үзеңне тоту культурасын бала чактан ук тәрбияләргә кирәк. Педагогларның бу эштә өлеше әйтеп бетергесез зур, - диде Рифкать Миңнеханов журналистлар белән сөйләшкәндә. Әмма аның фикеренчә, ата-аналарның роле дә бик мөһим. Озак вакыт буе нәниләргә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтергә, нечкәлекләре турында сөйләргә мөмкин, шул ук вакытта бөтен тырышлыкны юкка чыгару өчен олыларның уйлап эшләмәгән бер кыңгыр адымы да җитә.
Р. Миңнеханов бу тәрбия учреждениесендә һәм, гомумән, Бөгелмә муниципаль районында алып барыла торган эшкә югары бәя бирде, һәркемгә иминлек теләде.
Шул ук көнне Рифкать Миңнеханов эшлекле визит программасы нигезендә гражданнарны кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса