Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Бар эшләрне контрольдә тоту зарур

Җылы юк! Урамда кыш, ә безнең фатирда җылы юк! Ни өчен? Әлеге сорауны 50дән артык бөгелмәле республиканың "кайнар линиясенә" шалтыратып биргән. Статистика буенча Татарстанда Бөгелмә халкы, Казан белән Чаллы шәһәреннән кала, иң күп сорау бирүче икән. Бу турыда 9 октябрьдә узган видеокиңәшмәдә хәбәр иттеләр. Без дә эшне озакка сузмадык, "Бөгелмә...

Җылы юк!
Урамда кыш, ә безнең фатирда җылы юк! Ни өчен? Әлеге сорауны 50дән артык бөгелмәле республиканың "кайнар линиясенә" шалтыратып биргән. Статистика буенча Татарстанда Бөгелмә халкы, Казан белән Чаллы шәһәреннән кала, иң күп сорау бирүче икән. Бу турыда 9 октябрьдә узган видеокиңәшмәдә хәбәр иттеләр. Без дә эшне озакка сузмадык, "Бөгелмә җылылык челтәре" җәмгыяте җитәкчесенә шылтыраттык.
"Бүгенге көндә барлык социаль объектлар һәм йортлар җылылык челтәренә тоташтырылган. Монда проблемалар юк. Без шәһәр һәм район биналарына җылы бирдек. Булган проблемалар фатирларда килеп чыга. Кайберәүләргә стояк буенча җылы барып җитми, кайберләренең торбалары иске, торбада һава бөкесе дә була. Бу сораулар буенча идарәче компаниягә, яисә "Чистый город" җәмгыятенә мөрәҗәгать итү зарур", - ди "Бөгелмә җылылык челтәре" җәмгыяте җитәкчесе Азат Хәлимов.
ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә республикада 2 мең 940 котельныйга һәм минитопкаларга җылы җибәрелгән. Социаль юнәлешле объектлар тулысынча җылытыла. Бу - 1 мең 647 мәктәп, 1 мең 880 балалар бакчасы, 2 мең 266 сәламәтлек саклау объекты, 217 спорт объекты, 186 социаль яклау учреждениесе һәм 1 мең 979 мәдәният объекты дигән сүз.
Юллар - республиканың йөзек кашы
Юллардагы ремонт эшләре тәмамланды, тик аларның сыйфаты өчен җаваплылык җитми. Бу турыда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә берничә тапкыр ассызыклады.
"Юллар - Татарстанның йөзек кашы. Алар буенча халык безгә, безнең эшкә бәя бирә. Республикадагы юллар югары сыйфатлы булырга тиеш. Бу юл салучыларның гына җаваплылыгы түгел. Иң беренче чиратта, юллар сыйфаты өчен җитәкчеләр җавап тотачак. Нәкъ алар юлларның нинди материалдан салынуын контрольгә алырга тиеш. Моны һәрберегез исегездә тотыгыз. Шәһәр һәр район юллары бер-ике ел гына хезмәт итәргә тиеш түгел, без аларны, кимендә, 10 ел хезмәт итсен өчен салабыз. Сыйфатсыз эшкә киртә куелачак", - дип белдерде ул.
Төзелеш программасы дәвам итә
Соңгы 2 атнада гына да республикада 78,4 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Хәзерге вакытта Татарстанда 1 миллион 737 мең квадрат метр торак төзелгән, бу - еллык биремнең 72,4 проценты. Ирек Фәйзуллин сүзләренә караганда, социаль ипотека программасы буенча бүгенгә 2 мең 713 фатирлы 109 йорт гамәлгә кертелгән. Моннан тыш, республикада Бөек Ватан сугышының 162 ветеранына 24 йорт төзү дәвам итә. Шулай ук 37 муниципаль берәмлектә 331 ятим баланы торак белән тәэмин итү планлаштырыла. Шул исәптә - Бөгелмәдә дә. Тоткарлык белән булса да, "Стройсервис" җәмгыяте Циолковский урамында 50 фатирлы йорт торгыза башлады (рәсемдә). "Тоткарлык проект эше буенча килеп чыкты. Йорт беренче проект нигезендә бетон плитәләрдән төзелергә тиеш иде. Ә без кирпечтән салырга булдык. Проектны үз акчабызга ясаттык һәм менә ике ай элек эшкә керештек. Йортны 2016 елның 1 августына тапшырырга тиешбез", - ди "Стройсервис" җәмгыяте директоры А. Красильников.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса