Мәдәният елы уңаеннан республикабызда тагын бер кызыклы, ә иң мөһиме, файдалы проект тормышка ашырыла башлады. "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" ("Культурный дневник первоклассника") дип атала ул.
Руслан Йосыпов.
Шәһәребезнең үзәк балалар китапханәсендә әлеге мәдәни-мәгърифәти проектның безнең район территориясендә ничек гамәлгә ашырылуына кагылышлы матбугат конференциясе узды. Анда китапханәчеләр, мәгариф идарәсе белгечләре, күмәк мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Беренче булып китапханәнең методик бүлек мөдире Елена Шәрипова сүз алды. Ул журналистларны "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" белән таныштырды.
Көндәлек ике дәүләт телендә - русча һәм татарча язылган төрле бүлекләрдән тора. 12 ноябрь көнне шундый көндәлекләрне Бөгелмә районындагы меңнән артык бала кулга алды.
Ә инде интернет челтәрендәге www.diari-culture.ru порталы мәдәни вакыйгалар, объектлар белән танышып барырга ярдәм итәчәк. Порталда теркәлгән кешеләр анда музей, театр, күргәзмәләрдә, яисә китапханәдә булганнан соң үз тәэсирләре белән уртаклаша алачак.
Сайтның иң актив кулланучыларын олы бүләк көтә - алар Казанда узачак республикакүләм Чыршы бәйрәменә чакыру алачаклар (Бөгелмәдән өч бала барачак). Ә инде уку елы ахырында иң мәдәниятле бала һәм иң мәдәниятле әти-әниләр ачыкланып, аларга да истәлеккә бүләкләр тапшырылачак.
Проектны гамәлгә куючылар бу "көндәлек" балаларны мәдәният учреждениеләренә, төрле чараларга җәлеп итүдә, китапка мәхәббәт тәрбияләүдә зур роль уйнар дип ышаналар.