Балалар һәм курчаклар
Татар мәдәният үзәгендә "Иделкәем" балалар-яшүсмерләр үзешчән театр һәм курчак театры коллективларының Республикакүләм смотр-конкурсы узды Конкурста жюри хөкеменә үз эшләрен 3 коллектив күрсәтте: "Прогресс" авыл мәдәният йорты - рус әкиятенә нигезләнгән "Битый, не битого везет" курчак спектакле; "Йолдызчык" үзәге балалар коллективы Рәдиф Сәгъдинең "Соңгы шүрәле" пьесасы буенча куелган курчак спектаклен; "Зеркало"...
Татар мәдәният үзәгендә "Иделкәем" балалар-яшүсмерләр үзешчән театр һәм курчак театры коллективларының Республикакүләм смотр-конкурсы узды
Конкурста жюри хөкеменә үз эшләрен 3 коллектив күрсәтте: "Прогресс" авыл мәдәният йорты - рус әкиятенә нигезләнгән "Битый, не битого везет" курчак спектакле; "Йолдызчык" үзәге балалар коллективы Рәдиф Сәгъдинең "Соңгы шүрәле" пьесасы буенча куелган курчак спектаклен; "Зеркало" үзәге балалар театр студиясе "Серле гиппопотам" спектаклен күрсәтте.
Жюри әгъзалары Бөгелмә шәһәренең балалар театр коллективлары эшенә югары бәя бирделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа