Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Ә балалар һаман кырыла...

Татарстанда юл һәлакәтләрендә балалар һаман да күпләп кырыла. Агымдагы елның 4 аенда гына да рес-публикабыз юлларында, шәһәр урамнарында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 130 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән. Аларда 6 баланың (4се - пассажир, 2се - җәяүле) гомере өзелгән; 137се төрле дәрәҗәдә имгәнгән, тән җәрәхәтләре алган. Бу күрсәткечләр, узган елның шул...

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.

Пассажир балаларның юллардагы үлеменә еш кына аларны махсус кәнәфи-җайланмага утыртмау сәбәп була. Әгәр бу кагыйдәне үтәгән, балаларны махсус креслога утырткан булсалар, быел 1 мартта Казан-Оренбург юлының 146 нчы километрында - 8 яшьлек, шул ук көнне Азнакай-Актүбә юлында - 11 яшьлек, 2 апрель көнне Әлмәт районында 3 яшьлек баланың гомере һәлакәттә өзелмәгән дә булыр иде. Машина йөртүчеләргә шуны истә тотарга кирәк: сәгатенә 50 километр тизлек белән бара торган машина кинәт каршылык белән туктаганда, пассажирның авырлыгы 30 тапкырга арта, ягъни 10 килолы сабый машина бәрелгәндә 300 килограмм авырлык белән тартылып "оча", аны кулда тотып калу мөмкин эш түгел. Өстәвенә, юл һәлакәтләрендә баланы олыларның үз гәүдәсе белән сытып үтерү очрак-лары да юк түгел. Ә махсус кресло юл һәлакәтләре вакытында балалар арасындагы үлем очракларын - 54, аларның имгәнү ихтмалын - 76, авыр тән җәрәхәте алу куркынычын 92 процентка киметә.

Балаларның юл корбаннары булу очраклары аеруча ешаеп китү сәбәпле, РФ Эчке эшләр министрлыгы ТР Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре балаларны юлда йөртү кагыйдәләрен бозучы транспорт хуҗаларын ачыклау һәм аларны административ җавапка тарту белән актив шөгыльләнәләр. Профилактик эшне максатчан алып бару нәтиҗәсендә, узган ел 75 меңләп тәртип бозучы ачыкланган (2010 елда 65 меңләп булган). Агымдагы елда инде 26 меңнән артык кеше шул сәбәпле җавапка тартылган.

Язгы-җәйге сезонда ике тәгәрмәчле транспортта йөрүчеләрнең артуы да хәвеф-хәтәр үсүгә сәбәп була. Бу балигъ булмаган яшьтәге велосипедчыларга һәм скутерда җилдерүчеләргә кагыла. Узган елда Татарстанда велосипедтагылар катнашында булган һәла-кәтләрдә 8 кешенең гомере өзелгән, 99ы имгәнгән. Зыян күрүчеләрнең яртысы диярлек - балалар. Еш кына бу велосипедтагыларның олы машина юлында тиешле таләпләрне санга сукмый йөрүе нәтиҗәсе булып тора. Скутерда да балалар хәзер күп йөри. Газизенә шушы транспорт чарасын сатып алган чакта әти-әниләр улларын нинди куркыныч астына куйганнарын тулысынча аңлап эш итсәләр икән ул! Мотоциклда зыян күрүчеләр, фаҗигагә таручылар да бар инде. 29 апрель көнне, мәсәлән, Чистай шәһәрендә "Хонда" мотоциклын йөртүче, тизлекне дөрес исәпләп җиткермичә, юл читендәге бордюрга барып бәрелә, транспорт чарасы бер агачка таба "алып ташлана". Нәтиҗәдә, 12 яшьлек пассажир - мотоцикл йөртүченең улы "ашыгыч ярдәм" машинасында җан бирә. Хәтта мото-шлем кигән булуы да аны коткарып кала алмый - аның баш-муен сөяге өзелә.

Ел башыннан санаганда, җәяүле балалар катнашында 79 вакыйга теркәлгән, шуларда 78 бала имгәнгән, 2сенең гомере өзелгән. Иң еш күзәтелә торган типик очрак, әмма бу юлы бик аяныч төгәлләнгәне Казанда 15 февраль көнне булды. "Хонда Цивик" машинасы, тизлекне арттырып килгән булса кирәк, оныгын ияртеп юл аркылы чыгып барган пенсионер әбине бәрә. Бәрелү шулкадәр көчле була ки, әби белән аның оныгы, икенче сыйныфта укучы кыз бала, очып икенче бер машина - "Ауди" астына килеп төшәләр. Нәтиҗәдә, җәяүлеләрнең икесе дә вакыйга булган урында җан бирә. Ә бит бу урында җәяүлеләрнең юлны аркылы чыгу урыны каралмаган, махсус урыннан чыгу өчен нибары 130 метр ара калган була!..

РФ Эчке эшләр министрлыгы ТР дәүләт автоинспекциясе барыгызны да юлларда тагын бер кат уяу булырга чакыра. Үзегезнең дә, балаларыгызның да гомерен куркыныч астына куймавыгызны үтенә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: юл балалар