Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Сабый иминлеге – зурлар кулында

1 ноябрьдә "Игътибар - балалар!" дип атала торган Бөтенроссия профилактика чарасының өченче этабы старт алды.

Гөлнара ГЫЙБАДУЛЛИНА,
юл хәвефсезлеген пропагандалау инспекторы,
полиция өлкән лейтенанты.
Ә.Шәвәлиева тәрҗемәсе.

Агымдагы елның 9 аенда шәһәр урамнарында һәм район территориясендә балалар катнашында 17 юл-транспорт вакыйгасы булган, анда 1 пассажир баланың гомере өзелгән, 17 бала төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган, имгәнгән. Татарстанда исә бу чор эчендә шулай ук балалар катнашында 470 һәлакәт теркәлгән, 17 бала үлгән (9ы - пассажир, 8е - җәяүле), 485 бала имгәнгән. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, барлык күрсәткечләр дә арта төшкән.

Шунысын аерып әйтәсе килә, 15 очракта (Татарстан буенча - 345) бәла чыгуга транспорт чарасы белән идарә итүче олылар гаепле. 5 очракта балалар пассажир сыйфатында булган. Гомере өзелгән
4 айлык бала тиешле җайланмага салынмаган булган.

Соңгы вакытта җәяүле балаларны таптату очраклары да ешайды. Арада олыларның үз балалары иминлегенә җавапсыз каравы нәтиҗәсендә килеп чыкканнары да бар. 10 октябрь көнне, мәсәлән, Түбән Кама районында, Чистай - Түбән Кама автоюлында "Чери Амулет" машинасы, өч яшьлек кызын җитәкләп, тиешсез урында машина юлын аркылыга йөгереп чыгып баручы хатын-кызны таптый. Бу караңгы вакытта була. Бала "Ашыгыч ярдәм" машинасында җан бирә.

ТР Эчке эшләр министрлыгы дәүләт автоинспекциясе юл йөрүчеләрне тагын бер кат игътибарлы һәм сак булырга өнди. Көзге-кышкы чорда көн кыс-кара, караңгы тиз төшә, ә димәк, күз күреме дә начарлана. Машина йөртүчеләр юлда куркынычсызлыкны тәэмин итәрлек тизлек белән генә йөрергә, ә җәяүлеләр үз гамәлләре белән руль артындагыларны көтелмәгән кыен хәлгә куймас өчен тырышырга тиешләр. Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча караңгы вакытта җәяүлеләргә киемнәрендә яктылыкны чагылдыра торган элементлар кулланырга киңәш ителә. Андый нәрсәләр җәяүле кеше барлыгын ерактан ук чамаларга мөмкинлек бирә. Машинаның якын яктырта торган уты гына кабызылган булса, җәяүле кеше 25-30 метр калгач кына шәйләнә, ә әйтик, утны чагылдыра торган беләзеге булса, аны инде 130-140 метрдан ук, ерак фаралар кабызылган чакта 400 метрга кадәр арада күреп алырга була. Утны чагылдыра торган беләзекләр куллану җәяүлеләрне таптату куркынычын 65 процентка киметә.

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү гамәлләре унъеллыгы кысаларында, юлларда балаларның имгәнүләрен профилактикалау максатында, 1-10 ноябрьдә "Игътибар - балалар!" дип атала торган Бөтенроссия профилактик чараларның өченче этабы үткәрелә. Бу чорда, дәүләт автоинспекциясе һәм мәгариф хезмәткәрләре белән берлектә, уку йортларында Юл хәрәкәте иминлеге көннәре, тематик чаралар, дәресләрдә юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерү минутлары, яшь инспекторлар отряды әгъзаларының чыгышлары оештырыла; юлларда тәртип бозучы җәяүле, велосипедлы, мопедлы балаларны ачыклау рейдлары үткәрелә; транспорт чарасын йөртүчеләр тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен үтәүгә таләпчәнлек көчәйтелә.


Шуны да белеп торыгыз, балалары юл йөрү тәртипләрен бозган очракта, моның өчен закон нигезендә ата-аналар административ җавап тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: юл бала