29 ноябрьдә видеоконференция режимында узган киңәшмә вакытында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, агымдагы елның августында кайбер товарларны читтән кайтартуга санкцияләр кабул ителү сәбәпле, республиканың азык-төлек базарындагы вәзгыятькә ачыклык кертте (узган атнада министр төп проблемаларның берсе - авыл хуҗалыгын белгечләр белән тәэмин итү мәсьәләсен күтәргән иде).
"Республикада продукциянең төп төрләре белән тәэмин итүдә проблемалар юк, - дип ассызыклады министр. - Идел буе округының башка төбәкләре белән чагыштырганда, республикада азык-төлеккә бәяләр арзан". Рәсми мәгълүматларга караганда, август аеннан бирле сыер итенә уртача бәя 3,2 процентка арткан, дуңгыз итенә - 1,9, тавык итенә - 4,8 процентка. Йомырка бәясе 8,4 процентка күтәрелүгә дә карамастан, бүгенгә ул, 2013 елның ноябре белән чагыштырганда, арзанрак тора икән.
Марат Әхмәтов сүзләренчә, республика шәһәрләрендә уздырыла торган авыл хуҗалыгы ярминкәләре халык өчен зур ярдәм булып тора (ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исәпләүләре буенча, республика халкы 100 миллион сумлап акчасын янга калдырган). Хәзерге вакытта әлеге ярминкәләр хисабына республикада халыкны карабодай ярмасы белән тәэмин итү мәсьәләсе дә хәл ителә.
Эшлекле киңәшмәдә шулай ук 2015 ел программаларын гамәлгә кертү буенча эшнең торышы да тикшерелде. ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин 3 программа буенча конкурс оештырылуын, атна дәвамында тагын 4 программа өстәләчәген хәбәр итте. Җир участоклары әзерләү эшен 29 муниципаль район төгәлләгән, шул ук вакытта берничә район (алар арасында Бөгелмә дә бар) бу өлкәдә "кызыл зона"га эләккән.
Киңәшмә соңында муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров, подряд оешмалары җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, аларга атна эчендә башкарылган эшләр буенча барлык төр КС-2 формаларын тапшырып бетерү бурычын йөкләде һәм: "2015 ел объектлары өчен җир участоклары әзерләү эшендә Бөгелмә тиз арада лидерлар рәтенә басарга тиеш", - дип ассызыклады.
Әлфия МОСТАФИНА.