Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Айга очучыларны сайлау буенча ачык конкурс игълан ителде

Роскосмос Россия космонавтлар төркеменә яңа кешеләр туплау турында ачык конкурс игълан итте, дип яза "Татар-информ" "ТАСС"ка сылтама белән. Бу яңа "Федерация" кораблендәге беренче очышлагар һәм Айга очу өчен кирәк. "Максат - илнең беренче космик "Федерация" кораблендә тәүге очышлар ясаучы иң яхшы белгечләрне сайлау. Алар Халыкара космик станция программасы буенча эшләячәк,...

Роскосмос Россия космонавтлар төркеменә яңа кешеләр туплау турында ачык конкурс игълан итте, дип яза "Татар-информ" "ТАСС"ка сылтама белән. Бу яңа "Федерация" кораблендәге беренче очышлагар һәм Айга очу өчен кирәк.

"Максат - илнең беренче космик "Федерация" кораблендә тәүге очышлар ясаучы иң яхшы белгечләрне сайлау. Алар Халыкара космик станция программасы буенча эшләячәк, шулай ук Айга очучы беренче россиялеләр булачаклар", - дип хәбәр итә Дәүләт корпорациясенең матбугат хезмәте.

Роскосмос җитәкчесенең беренче урынбасары Александр Иванов сүзләренчә, сайлау 14 мартта башлана һәм ел ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Декабрь ахырында йомгак ясалачак. Барлыгы 6-8 кеше сайлап алырга кирәк.

Төркемгә 35 яшьтән узмаган Россия гражданнарын сайлап алачаклар. Кандидатлар инженер, фән яки очышлар белгечлеге буенча югары белем алып, эш тәҗрибәсе туплаган булырга тиеш.

Конкурсантлар берничә юнәлештә: белем һәм һөнәри яраклылык, сәламәтлек торышы, психологик сыйфатлар һәм физик әзерлек буенча сайланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса