Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Авылларда сессияләр

Березовкада Газета битләрендәге язмалар белән даими танышып барсагыз, без кайбер район җирле Советларында үткән отчет сессияләре турында язган идек инде. 19 гыйнвар көнне еллык хисап җыены Березовка авылында узды. Сессиядә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов, Березовка авыл җирлеге башлыгы Наталья Меньшаева, барлык сайланган депутатлар, оешма-предприятие вәкилләре һәм җирле...

Березовкада

Газета битләрендәге язмалар белән даими танышып барсагыз, без кайбер район җирле Советларында үткән отчет сессияләре турында язган идек инде. 19 гыйнвар көнне еллык хисап җыены Березовка авылында узды. Сессиядә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов, Березовка авыл җирлеге башлыгы Наталья Меньшаева, барлык сайланган депутатлар, оешма-предприятие вәкилләре һәм җирле халык катнашты.


Ләйсән ЗӘЙНУЛЛИНА.

Березовка җирле Советы составына биш торак пункт керә: Березовка, Прогресс, Подлесный бистәләре, Таллы Бүләк һәм Солдат Писмәнкәсе авыллары. Бүгенге көндә барлык халык саны - 2488 кеше. Икенче ел рәттән инде Березовка авыл җирлегендә туучылар саны үлүчеләр саныннан артык. 2011 елда 25 бала туган, 14 кеше бакыйлыкка күчкән. Биш пар өйләнешкән, алтысы аерылышкан. 11 егет Россия армиясе сафларында хезмәт итә.

Авыл территориясендә 2 балалар бакчасы эшли, аларга 120 бала йөри. Березовка башлангыч мәктәбендә 14 укучы белем ала. Авылның үзендә урта белем бирү мәктәбе юк, шуңа күрә шәһәрнең 3 нче һәм 8 нче мәктәпләренә кадәр балаларны автобуста йөртәләр. Бу елда Солдат Писмәнкәсендә яшәүче мәктәп яшендәге ике баланы да автобус килеп алуны көйләүгә ирешкәннәр. Әлегә кадәр бу балалар шәһәрдә әбиләрендә торып укырга, әти-әниләреннән еракта яшәргә мәҗбүр булган.

Муниципаль берәмлектә өч фельдшер-акушерлык пункты, өч мәдәният йорты, ике китапханә, бер почта бүлеге һәм җиде кибет эшләп килә.

"Репродукт" җәмгыяте һәм Бөгелмә нәселле терлекләр предприятиесе эшли. Аларның җитәкчеләре Сергей Исаев һәм Нуриәхмәт Әхтәриев авыл мәсьәләләрен чишүдә зур ярдәм күрсәтә.

Төзелешкә килгәндә, Березовка бистәсендә 2011 елда бер йортта капиталь ремонт үткәрелгән, 2012 ел планына Прогресс бистәсенең өч йорты кергән.

2006 елдан эшли башлаган "Шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерү" Федераль Законы буенча халыкка фермер хуҗалыгын үстерүдә ярдәм күрсәтелгән. Барлыгы 73 кредит рәсмиләштерелгән. 2012 елның 1 гыйнвар күрсәткечләре буенча, хуҗалыкларда 210 баш мөгезле эре терлек (шулар исәбендә - 73 сыер), 4 ат, 154 дуңгыз, 104 сарык һәм кәҗә, 934 кош, 44 умарта исәпләнә.

Эшләүче халык саны - 1745 кеше, шуларның 231е - авыл җирлегендә, 1507 кеше авылдан читтә эшли. Эшсезләр саны - 126, аларның 22се генә эш белән тәэмин итү үзәгендә теркәлгән.

Бүгенге көндә бик сирәк очрый торган энтузиазм күрсәтеп, Рамил Ямалетдинов яшьләр белән эшли. Ул өч авыл яшьләрен берләштереп, спорт командасы булдырган. Авылда спорт залы юк, халыкны бу мәсьәлә бик борчый. Яшьләр шәһәр спорт залыннан кичке якта җәяү кайтырга мәҗбүр икән.

Халыкны борчыган төп мәсьәләләр арасында: чүп түгү, капиталь ремонт, автобус тукталышларының торак йортларга артык якынлыгы (тәрәзәдән төтен керә), юлларның начар булуы. Хакимият органнары бу мәсьәләләрне игътибарга алырга һәм хәл итәргә сүз бирде.

Петровкада

20 гыйнвар көнне шундый җыен Петровка муниципаль берәмлегендә дә узды. Эшлекле очрашуда Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов, депутатлар, оешма-предприятие җитәкчеләре, гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм, әлбәттә инде, җирле халык катнашты.

Ләйсән ВИЛДАНОВА.

2011 елда башкарылган эшләр турында отчет доклады белән Петровка муниципаль берәмлеге башлыгы Нина Арбузова чыкты. Ул үз чыгышында җирле бюджет үтәлеше, авыл җирлегендә булган үзгәрешләр, халыкның тормыш дәрәҗәсе, яшәү рәвеше һәм башка мәсьәләләргә тукталды. Пет-ровка авыл җирлеге территориясенә 5 торак пункт керә: Петровка, Сула, Берлек, Коробково һәм Сос-новка авыллары. 2012 елның 1 гыйнварына 690 кеше теркәлгән. Җирлекнең бюджет учреждениеләре - Петровка авылында урнашкан башлангыч мәктәп, анда барлыгы 19 укучы белем ала; "Журавлик" балалар бакчасы, бу тәрбия учагына шулай ук 19 бала йөри, фельдшер-акушерлык пункты, мәдәният йорты һәм китапханә.

Авыл җирлегенең өстенлекле эшчәнлегенең мөһим бер тармагы булып агропромышленность комплексын үстерү санала. Җир участокларын ра-циональ куллану җирле үзидарә органнарының финанс тотрыклылыгын камилләштерә һәм төп керем
чыганагы булып та тора.

Авылларның уңышлы яшәвенең бер чыганагы - шәхси ярдәмче хуҗалыкларның яки гаилә фермаларының үсеше. Бу авыл җирлеге территориясендә 4 гаилә фермасы теркәлгән, шуларның 3се уңышлы эшләп килә. Болар - Флюр Ибраһимов, Георгий Аношин, Юрий Михайлин шәхси ярдәмче хуҗалыклары. Берлек авылында яшәүче Ф.Ибраһимовның хуҗалыгы барлык райондашларына үрнәк булып торырлык. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көнендә Бөгелмә муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән юкка гына бүләкләнмәгән ул. Г.Аношин да - Берлек авылы кешесе. Аның хуҗалыгында барлыгы 13 мөгезле эре терлек (шуларның 9ы - сыер), 11 дуңгыз, 4 сарык бар.

Авыл җирлеге җитәкчелеге яшьләр белән дә актив эш алып бара, авыллар яшәсен өчен аларны кызыксындыруның төрле юлларын карый. Мәсәлән, гаилә фермасы төзү өчен "Татнефть" ААҖнең, Д.Баевешка һәм И.Насыйровка Сула авылында җир участогы бүлеп бирүне сорап, 2 ходатайство җибәрүе дә моның ачык мисалы булып тора. Сессия эше күңелле мизгелләргә дә бай булды: гаилә фермасы вәкилләре Петровка муниципаль берәмлегенең Мактау грамотасына һәм истәлекле бүләкләренә ия булдылар; үз территорияләрен карап, күзәтеп, тәртиптә тотучы кешеләр - йортлар буенча өлкән кешеләргә дә олы рәхмәт сүзләре әйтелде.

Очрашу соңында авыл халкы И.Касыймовка, тиешле вәкилләргә үзләрен борчыган сорауларны җиткерде, аларга җаваплар алды. Шулай ук аларның хәленә керә белгәннәре, ярдәмнәре өчен Бөгелмә муниципаль районы җитәкчелегенә, озак еллар аларны аңлап, булдыра алганча ярдәм кулы сузып, үз к ешеләре өчен барысын да эшләргә әзер торган авыл җирлеге җитәкчесенә олы рәхмәтләрен җиткерделәр. Шулай итеп, бу авыл җирлеге сессиясе шундый күңелле нотада тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: сессия авыл березовка петровка