14 август көнне Бөгелмәдә авыл халкының эшлекле активлыгын күтәрү һәм хуҗалык итүнең кечкенә формаларын үстерүгә багышланган зона киңәшмәсе узды.
Хакимиятнең матбугат хезмәте.
Киңәшмә эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры
М.Г. Әхмәтов, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры И.Ә. Касыймов, ТР Министрлар Кабинеты вәкилләре, ТР муниципаль берәмлекләре Советлары җитәкчеләре, муниципаль районнар һәм авыл җирлекләре башлыклары, шәхси хуҗалыклар, гаилә фермалары, кооперативлар җитәкчеләре, РФ Саклык банкы һәм "Россельхозбанк" вәкилләре катнашты.
Киңәшмәдә катнашучылар Бөгелмә районының авыл хуҗалыгы һәм агросәнәгать предприятие-ләренең техникалары күргәзмәсе белән таныштылар.
Киңәшмәне ачып, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов чыгыш ясадылар, барлык катнашучыларны сәламләп, изге теләкләрен җиткерделәр. Аннары "2013 - 2014 елларда хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү өстендә алып барылган эш йомгаклары һәм алга таба аларга булышлык итү чаралары турында" доклад белән министр Марат Әхмәтов чыгыш ясады. Шушы ук
киңәшмәдә бәйгеләрдә җиңеп чыккан иң яхшы авыл җирлекләренә, шәхси хуҗалыкларга, гаилә фермаларына, кооперативларга бүләкләр тапшырдылар.
Белешмә өчен. Әлеге олы киңәшмәнең Бөгелмәдә уздырылуына ныклы җирлек бар. Бөгелмә муниципаль районы Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышында Баулы, Азнакай, Лениногорск, Әлмәт районнары белән чиктәш урнашкан. Үзәге - Бөгелмә шәһәре - Татарстанның иң борынгы шәһәрләреннән берсе, аңа 1781 елда нигез салынган. Шәһәр һәм районда барлыгы 110 мең кеше яши, шуларның 22 меңе - районда.
Бөгелмә районында авыл хуҗалыгы җирләре 96 389 гектар тәшкил итә, шуның 70 349 гектары - чәчүлек мәйдан. 10 мең баш мөгезле эре терлек,
3 меңнән артык дуңгыз, 5 меңнән артык сарык, 46 мең баш кош-корт исәпләнә.
Район территориясендә җаваплылыгы чикләнгән 19 җәмгыять эшли, шул исәптә 11 зур предприятие, 58 крестьян-фермерлык хуҗалыгы, эшмәкәрлек объектлары бар. Акча кеременең 43 проценты - ашлык, 19 проценты - сөт, 16 проценты ит сатудан формалаша.
Районда ике эре инвестор эшли: җаваплылыгы чикләнгән "ТАТАГРО" һәм "Репродукт" җәмгыятьләре. Соңгысында кошчылык комплексын үстерү проекты гамәлгә ашырыла, инвестиция күләме 5 миллиард сум тәшкил итә.
Үзмәшгульлек программасы буенча 2009 - 2014 елларда 900 кеше 100 миллион сумлык субсидия алып, үз эшен ачып җибәргән. Бу исә шәхси хуҗалыкларны киңәйтергә, авыл хуҗалыгы машиналары, техника сатып алырга, терлек һәм кош-кортларның баш санын арттырырга, яңа эш урыннары булдырырга, хезмәт базарындагы киеренкелекне киметергә мөмкинлек биргән.
Районда 40 гаилә фермасы эшли, шуларның 19ы югары технологияле алымнарга нигезләнә. Берёзовка авыл җирлеге аеруча актив санала, анда
7 гаилә фермасы бар. Карабашта алар - 5, Петровка, Зелёная Роща, Подгорный, Кодаш җирлекләрендә - 4әр. Гаилә фермаларында 2 085 баш мөгезле эре терлек (шуның 767се - савым сыерлары), 203 баш дуңгыз, 1 236 баш сарык, 8 212 баш кош-корт асрыйлар.
Узган 2013 ел белән чагыштырганда, мөгезле эре терлекләрнең баш саны 290 (шул исәптә сыерларныкы - 90), сарыкларныкы 143 берәмлеккә арткан.
Авыл хуҗалыгы продукциясен сату өчен ел саен көзге-кышкы сезонда ярминкәләр оештырыла. Районда яшәүчеләргә үзәк базарда сөт, яшелчә, кош ите, йомырка сату өчен өч ябулы павильон - барлыгы 200дән артык сәүдә ноктасы булдырылган.