Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Автомобиль маңгаена кем номер суккан?

Дөньядагы беренче автомобиль номерлары 1901 елның 25 апрелендә АКШның Нью-Йорк штатында гамәлгә кертелә. Машина хуҗалары үз исем-шәрифләрен, яшәгән урыннарын, шулай ук "тимер ат"ларының тасвирламасын махсус органнарда теркәтергә тиеш була. Шуннан соң аларга үз инициаллары күрсәтелгән табличка бирелә. Теркәлү чыгымнарын каплау өчен автомобильчеләр бер доллар түләргә тиеш була. Беренче елда ук...

 

Дөньядагы беренче автомобиль номерлары 1901 елның 25 апрелендә АКШның Нью-Йорк штатында гамәлгә кертелә. Машина хуҗалары үз исем-шәрифләрен, яшәгән урыннарын, шулай ук "тимер ат"ларының тасвирламасын махсус органнарда теркәтергә тиеш була. Шуннан соң аларга үз инициаллары күрсәтелгән табличка бирелә. Теркәлү чыгымнарын каплау өчен автомобильчеләр бер доллар түләргә тиеш була. Беренче елда ук шундый 954 номер тапшырыла.

Русиядә бу тәҗрибә бераз соңрак кабул ителә. Көнбатыштан аермалар да шактый. Беренчедән, без­дәге номерлар Көнбатыштагыдан 5-8 тапкыр зуррак була. Икенчедән, 1902 елдан башлап, Русия автомо­бильчеләре "тимер ат"ларының пыяласына номер саннары язылган фонарь эләргә тиеш була. Ягъни теркәү саннары ике тапкыр кабатлана. Өченчедән, 1911 елның 15 мартыннан илебездә машиналарга ел саен техник күзәтү үткәрү һәм шәһәр управаларында номерларны алыштыру гамәлгә кертелә.

Ул чордагы автомобиль номерлары бик авыр һәм уңайсыз була. Аларны машинага беркетү дә "тимер ат" хуҗалары өчен зур авырлык тудыра, чөнки ул чор машиналарында моның өчен махсус урын тәгаенләнми. Аларны алгы һәм арткы рессораларга күн каешлар белән бәйләп кую киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса