Эшләр гөрли
16 май көнне Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов төзекләндерү эшләре бара торган алты мәктәптә йөреп чыкты.
Ләйсән ЗӘЙНУЛЛИНА.
Автор фотосы.
Барысында да төзекләндерү эшләре тулы көченә, график буенча бара. Ләкин кайбер мәктәпләрдә чишелмәгән мәсьәләләр кала бирә. Мәктәп директорлары үзләрен аеруча да борчыганнарын Илдус Касыймовка җиткерде. Мәсәлән, 12 нче гомуми белем бирү мәктәбендә электр үткәргечләре бик искергән, алар янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килми. Ул мәктәптәге укытучыларны да, укучыларны да куркуда тота. Шундый кирәкле ремонт төре төзелеш программасына кермәгән, ягъни аны ясау өчен акча бүленмәгән.
"Электр системасына кагылышлы мәсьәлә бөтен мәктәпләрдә иң зур проблема булып кала. Республика бюджетыннан акча бирелгән, ләкин бу суммага бөтен эшләрне дә кертеп бетереп булмый. Без аларны район бюджетында булган акча белән эшләргә тырышабыз, шулай ук шәһәребез предриятиеләре дә ярдәмгә килер дип ышанып калабыз", - диде Илдус Касыймов.
Мәктәпләрдә ремонт башка районнардан калышмый бара. Барлык эшләр дә вакытында башланган һәм алар вакытында тәмамланыр дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа