Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Уяулыкка өйрәтү

Татарстан Республикасы халкы террордан ни дәрәҗә-дә яклау таба? 2011 елның 7-20 ноябрендә узачак "Казан - антитеррор-2011" чаралары моны ачык күрсәтер.

А.ПОТАПОВ,
Бөгелмә эчке эшләр бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы, полиция подполковнигы.

Бу вакытта Татарстанга килгән "диверсантлар" халык күпләп җыела торган урыннарга: спорт комплексларына, транспорт объектларына (вокзалларга, аэропортларга һ.б.) үтеп керергә, "шартлаткычлар" куеп калдырырга, төрлечә корткычлык эшләргә омтылачак һәм аларны хокук саклау органнары ачыкларга, тоткарларга тиеш булачак.

"Диверсантлар" (20-40 яшьлек ир-егетләр) яшәү урыны, SIM-карталар, кесә телефоннары сатып алырга булышуны сорап, автотранспорт биреп торуны, нәрсәне дә булса бер урыннан икенчесенә күчерүне, каядыр илтеп бирүне үтенеп, халыкка мөрәҗәгать итәргә мөмкиннәр.

Аларның шулай ук кибетләргә, даруханәләргә үтеп керергә, зур күләмдә химик матдәләр сатып алырга тырышуы, шәһәр һәм районда булган төрле предприятиеләр белән кызыксынулары, аларны фотога төшерергә маташулары ихтимал. Алар шулай ук кунакханәләрдә, яисә вакытлыча аерым фатирга кереп яшәүчеләр булып, мигрантлар кыяфәтендә эшкә урнашырга, төрле сәбәпләр табып, туристлык фирмаларына, торак белән эш итү агентлыкларына да үтеп керә алалар.

"Диверсант" булуы ихтимал дип саналган шикле ят кешеләр турында нинди дә булса мәгълүматыгыз бар икән, ТР хокук саклау органнары алар турында түбәндәге телефоннар буенча хәбәр итүегезне сорый: 8 (843) 231-49-00 (Казан); 02, 6-95-02, 6-96-02, 6-84-44 (Бөгелмә).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: антитеррор