Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Андрей Малахов "Россия 1" телеканалында яңа уен тамаша алып барачак

"Россия 1" телеканалы уен тамаша форматында яңа "Стена" тапшыруын эшләтеп җибәрә һәм аның алып баручысы Андрей Малахов булачак, дип җиткерә "Газета.ру". Бу хакта "Известия" яза. Тамаша дөньяның дистәләгән иленә чыгачак. Анда гадәти булмаган эшләр башкарган гади кешеләр катнашачак. Мәсәлән, тапшыруларның берсендә катнашучы Алексей Алешин Мәскәү метросы рельсына егылып төшкән кызны...

"Россия 1" телеканалы уен тамаша форматында яңа "Стена" тапшыруын эшләтеп җибәрә һәм аның алып баручысы Андрей Малахов булачак, дип җиткерә "Газета.ру". Бу хакта "Известия" яза.

Тамаша дөньяның дистәләгән иленә чыгачак. Анда гадәти булмаган эшләр башкарган гади кешеләр катнашачак. Мәсәлән, тапшыруларның берсендә катнашучы Алексей Алешин Мәскәү метросы рельсына егылып төшкән кызны коткарган.

Уен тамаша кагыйдәләре нигезендә, катнашучылар төрле кыенлыктагы сорауларга җавап бирәчәк. Отыш суммасы очраклы рәвештә билгеләнә. Дивардан шар акчалы ояларга төшә. Әгәр дә уенчы дөрес булмаган җавап бирсә, шундый ук юл белән аның балансыннан алынучы сумма ачыклана.

Программаны төшерү барлык Европа илләре өчен Варшавада башкарыла. Уен тамашаның беренчесе эфирга якшәмбе - 22 октябрьдә чыгачак.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса