Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Ана телен үстерү: тәҗрибә уртаклашабыз

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы карары нигезендә Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез белән аралашу, татар телен үстерү, ана телендә белем бирүче уку йортлары белән тәҗрибә уртаклашып яшәү мөмкинлеге булдырылды. Бөгелмәнең белем бирү оешмаларында эшләүчеләр Оренбург өлкәсе, Әсәкәй районы педагоглары белән хезмәттәшлек турында килешү нигезендә менә 15 елдан артык инде очрашып...

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы карары нигезендә Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез белән аралашу, татар телен үстерү, ана телендә белем бирүче уку йортлары белән тәҗрибә уртаклашып яшәү мөмкинлеге булдырылды.

Бөгелмәнең белем бирү оешмаларында эшләүчеләр Оренбург өлкәсе, Әсәкәй районы педагоглары белән хезмәттәшлек турында килешү нигезендә менә 15 елдан артык инде очрашып торалар. Һәр яңа уку елына төзелгән план нигезендә, семинарларда, "Түгәрәк өстәл"ләрдә, төрле проектларда бергәләп катнашабыз.

Декабрь аенда Оренбургта татар мәгарифе көннәре узды. Татарстан делегациясе исемлегендә Бөгелмә шәһәре Һади Атласи исемендәге татар гимназиясе директоры Фәнис Камил улы Гайнуллин, югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Фәнил кызы Сөнгатуллина катнашты. Оренбург өлкәсендәге күркәм татар мәктәпләре тәҗрибәсен күреп сокланганнарын сөйләделәр. Гөлназ Фәнил кызы, татар теленнән осталык дәресе күрсәтеп, тәҗрибә дә уртаклашты.

Әсәкәй районы һәм Бөгелмә районы татар мәктәпләре арасында "тугандаш мәктәпләр" проекты да уңышлы эшли. Оренбургта ике мәктәп - татар гимназиясе һәм Әсәкәй урта мәктәбе арасындагы килешү яңартылды.

16 декабрьдә бер төркем татар теле укытучылары, мәктәпкәчә белем бирү оешмасы хезмәткәрләре һәм "Сәләт-Бөгелмә" клубы әгъзалары Әсәкәй урта мәктәбендә тәҗрибә уртаклашу семинарында булып кайтты. Әсәкәй урта мәктәбе укытучыларының эш тәҗрибәсе белән танышу, "Түгәрәк өстәл"дә эшлекле сөйләшүләр татар телен укытуның сыйфатын күтәрү, ана телендә белем алуның өстенлекле яклары турында фикер алышулар булды. Бөгелмә мәгариф хезмәткәре, шушы юлларның авторы үзебезнең күпмилләтле шәһәр шартларында милли мәгарифне үстерү юллары турында чыгыш ясады.

Әсәкәй мәктәбендә 500 дән артык укучы белем ала икән, мәктәптә барлык шартлар да тудырылган. Безнең "Сәләт-Бөгелмә" клубы әгъзалары, мәктәп укучылары белән яшьләр хәрәкәте турында тулы мәгълүмат биреп, уен да уздырдылар.

Әсәкәй районында милли мәсьәләләргә чын-чынлап зур игътибар бирелә. Очрашуда катнашкан хакимият башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Марат Хәйсар улы Мукменколов чыгышында, мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәмзия Мәсгуть кызы Гыйльманованың һәм мәдәният бүлеге җитәкчесе Элеонора Наил кызы Дәүләтова чыгышларында да бу мәсьәлә яктыртылды.

Бөгелмә укытучылары очрашудан бик канәгать булдылар.

Фәүзия МӘХМҮТОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса