Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Ана – бөек исем

26 ноябрь көнне район мәдәният йортының тамашалар залында , Әниләр көненә багышлап, "Мама - главное слово" дип исемләнгән тематик концерт булып узды.

Үзләренең һөнәрләрен күрсәтү өчен чарага яшь үзешчәннәр әниләрен, әбиләрен чакырдылар. Концертка шулай ук "СУ-2" районы халкы, гаилә китапханәсе хезмәткәрләре дә (барлыгы 55 кеше) килгән иде. Тамашачылар "Эпизод" бию ансамбле, Алена Иванова, Алексей Жернаков, Анастасия Курзаева башкаруындагы җырларны бик җылы каршыладылар. Вокаль ансамбль башкаруындагы "Оренбургский пуховый платок" җыры тамашачы күңеленә аеруча хуш килде. Шунда ук залда "Умелые ручки" студиясенә йөрүче балаларның иҗат эшләнмәләреннән күргәзмә оештырылган иде.
Алексей ЖЕРНАКОВ,
район мәдәният йорты хормейстеры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса