Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Алга карап фикер йөртүчеләр янында

Алга карап фикер йөртүчеләр янында "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыяте федераль, региональ, республика һәм район-шәһәрләр газеталарында эшләүчеләрне Компаниянең нефть эшкәртү һәм нефть-химия комплексы предприятиеләре белән таныштыру туры уздырды.

Әлфинур Шәвәлиева әзерләде.

"Татнефть-Нефтехим" идарәче компаниясендә күмәк мәгълүмат чаралары вәкилләре җитештерү өлкәсенә караган һәм социаль объектларда булдылар, аларга "Нижнекамскшина", "Нижнекамский завод шин ЦМК" җәмгыятьләренең яңа төр продукцияләре, заманча җиһазлары тәкъдир ителде, "Чулпан-Медицина" дәвалау-профилактикалау үзәге ашханәсе һәм поликлиникасы күрсәтелде.

Журналистлар комплексның эш күрсәткечләре һәм 2013 елга планнары белән таныштылар. Узган 2012 ел "Татнефть"нең нефть-химия комплексы предприятиеләре өчен үзенчәлекле ел булды. Түбән Кама шин заводлары тарихында беренче тапкыр буларак, 13 миллион данәдән артык шин, ә "Нижнекамсктехуглерод"та 115 мең тоннадан артык техник углерод продукциясе җитештерелде. 2013 елга ниятләр тагын да колачлырак: 14 миллион 900 мең данә шин җитештерү планлаштырыла.

Пресс-турда катнашучыларга "Нижнекамскшина" ачык акционерлык җәмгыятендә 2012 елда булган үзгәрешләр турында җентекләп сөй-ләделәр. Завод "Татнефть" җәмгыятенең шиннар төркеме җитештерү блогының нигезе булып тора. КАМА EURO һәм Viatti шиннары җитештерүне арттыру проекты кысаларында 2012 елда VMI фирмасының MAXX серияле җыю робот-станоклары кайтартылды, Herbert һәм NRM фирмаларыннан җиһазлар алынды. Базарда сорау зур булган КАМА EURO шиннарын җитештерү куәте, шул рәвешле, елына 4,5 миллион данәгә кадәр җиткерелде. Россиядә генә түгел, Fiat, Volkswagen, Skoda автомобиль заводларында да абруй яулаган бу шиннарның югары сыйфатлы булуына шик тә юк. Хәзер Renault Nissan автоконцерны белән хезмәттәшлек турында сөйләшүләр алып барыла.

Күмәк мәгълүмат чаралары вәкил-ләре шулай ук Түбән Кама "ЦМК шин" заводында эш процессы белән дә таныштылар. Елына 1,2 миллион данә шин җитештерерлек куәткә ия булган бу предприятие "Татнефть" шиннар комплексының иң зур инвестицион проектларыннан берсе булып тора. Аны төзүгә Компания 18 миллиард сум чамасы инвестиция кертте. Предприятие барлык типтагы йөк автомобильләре, автобуслар, тагылма техника өчен продукция җитештерә. Продукциянең сыйфаты да дөньякүләм танылган тиңдәшләреннән калышмый.

Пресс-турда катнашучылар "ТАНЕКО" комплексына да бардылар. Бүгенге көндә бу комплекста 7 миллион тоннага якын нефть эшкәртелә. Кунаклар төзе-леш мәйданнарында, комплексның башка объектларында эшләрнең барышы белән дә таныштылар. Шин җитештерү һәм нефть эшкәртү комплексының социаль объектлары рәтендә журналистлар 2009 елда ачылган "Чулпан-Медицина" дәвалау-профилактика үзәгендә, шулай ук "ТАНЕКО" комплексының "Шифалы" санаторий-профилакториенда булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса