1924 - 1925 елларда авылларны поселокларга бүлү законы чыккач, абыйлар, Кәбир һәм Фазыл Туйкиннар, балаларны укытырга җайлы булсын өчен, авылдашларны шәһәргә - Бөгелмәгә якын поселокка күчәргә өндәгәннәр.
Әлфия САФИНА.
Раилә Хафизова фотосы.
Абыйларны халыкның ярлылыгы, наданлыгы, ачлы-туклы яшәве борчыган. Халыкка дөньяви белем бирергә, аның культурасын күтәрергә, яшь буынны һәрьяклы тәрбияләргә бөтен көчләрен куйганнар. Авылларда йөреп, Бөгелмәдә 2 нче баскыч совет мәктәбенә (5 - 7 нче сыйныфлар) укырга укучылар җыйнаганнар, яшәү урыннары табарга булышканнар. Әмма авылдан килгән чабаталы балаларга гаиләдән аерым, ачлы-туклы яшәве, авылда алган белем белән укып китүе авыр булган.
Лениногорск районы Зәй-Каратай авылыннан (абыйларның туган авылы) Бөгелмә районына башта 12 хуҗалык күчә. Шулар арасында абыйларның туганнан-туганы (икетуганы) Вилдан абыйның балалары: Миңнехан, Хәсән, Хөсәен Вилдановлар - 3 гаилә була. Соңыннан Сугышлы, Кәрәкәшле (Фазыл абыйның башлангыч белем алган авылы) һәм башка җирләрдән дә күчеп килгәннәр.
"Зәй-Каратай авылының тарихы"ннан (Ибраһим Туйкин, Җәүдәт Хәлимов, 2014 ел):
"1924 елда Әбуталип Нуриев, Габделбари Хөсәен улы Вилданов, Хәсән Вилдановларның башлап йөрүе белән, 12 хуҗалык оешып, Бөгелмә кырыендагы монахлар җиренә күчеп утыралар. Авылга "Алга" дигән исем кушалар. Колхозлашу кузгалгач, үзләренә аерым колхоз булып яшиләр. Колхозларны эреләндерү башлангач, Жданов исемендәге (Кече Бөгелмә) колхозга берләшәләр. Шул елларда бу колхозның рәисе булып зәй-каратайлы Барый Вилданов эшли. 1960 елларда Жданов исемендәге колхоз совхозга әйләнгәч, Алга авылы бу совхозга кушылмый, Ефановка авылы колхозына кушылып, Спас авыл Советына карый".
Бөгелмә туган якны өйрәнү музеенда бераз материал бар. Анда 1961 елдан "Кызыл Маяк" дигән Ефановка колхозына каравы, 10 елдан соң ул колхозның "Память Баумана" дигән совхозга кушылуы, шул совхоз составында 1972 елгача яшәп, 1973 елдан яңадан "Урал" совхозына (Кече Бөгелмә авыл Советына) кайтуы турында документ китерелгән.
Бүгенге көндә авылда 60лап пенсионер яши, дача буларак файдаланыла, матур, бай, икешәр катлы бакча йортлары төзелгән. Мәчетләре бар.