Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Акбаш күпфункцияле үзәгендә “Үземә мин үзем булышам!” танып-белү программасы узды

Акбаш күпфункцияле үзәгендә "Үземә мин үзем булышам!" танып-белү программасы узды. Уен-сәяхәт рәвешендә оештырылган бу чарада яшьләр һәм үсмерләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауны максат итеп куелган иде. Шартлы һәрбер портта, яисә утрауда "туктаган" саен, командалар төрле биремнәр башкардылар. Дөрес үтәлгән һәр бирем өчен команда йолдыз белән бүләкләнде. Уен барышында яшьләр...

Акбаш күпфункцияле үзәгендә "Үземә мин үзем булышам!" танып-белү программасы узды.

Уен-сәяхәт рәвешендә оештырылган бу чарада яшьләр һәм үсмерләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауны максат итеп куелган иде.

Шартлы һәрбер портта, яисә утрауда "туктаган" саен, командалар төрле биремнәр башкардылар. Дөрес үтәлгән һәр бирем өчен команда йолдыз белән бүләкләнде. Уен барышында яшьләр сәламәтлек, шәхси гигиена таләпләре, сәламәтлекне саклау һәм ныгыту алымнары, спортның төрле төрләре турында мәгълүматлар алдылар, фикер алыштылар.

Сәяхәт җиңүчеләрне ачыклау һәм "Үз сәламәтлегеңне үзең саклау кирәк"леге турында аңлатмалар тарату белән төгәлләнде.

- Фойеда сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый торган рәсемнәрдән стенд оештырылган иде. Чарада барлыгы 20дән артык кеше катнашты. Алар сәламәтлек турында да, зарарлы гадәтләр турында да күп яңалыклар белделәр, - дип хәбәр итә Акбаш үзәге сәнгать җитәкчесе Елена Балбошина. Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.

Тамара Трифонова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса