Үз агачыңны утырт
Узган шимбә көнне - октябрьдә шәһәребездә "Үз агачыңны утырт" акциясе кысаларында барлыгы үсенте утыртылды. Гөлчәчәк ВӘЛИЕВА, муниципалитетның матбугат хезмәткәре. Шәһәр һәм районның совет, башкарма комитет хезмәткәрләре тырышлыгы белән бу көнне балалар паркында миләш, өрәңге, юкә һәм каен аллеялары барлыкка килде. Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Илдус Касыймов та...
Узган шимбә көнне - октябрьдә шәһәребездә "Үз агачыңны утырт" акциясе кысаларында барлыгы үсенте утыртылды.
Гөлчәчәк ВӘЛИЕВА,
муниципалитетның матбугат хезмәткәре.
Шәһәр һәм районның совет, башкарма комитет хезмәткәрләре тырышлыгы белән бу көнне балалар паркында миләш, өрәңге, юкә һәм каен аллеялары барлыкка килде. Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Илдус Касыймов та үз агачын утыртты: "2011 ел БМО Генераль Ассамблеясы тарафыннан Халыкара урманнар елы дип игълан ителгән иде. Урманнар, шәһәрләрдәге парклар, аллеялар - безнең сулар һавабыз ул. Шуңа да төбәк экологиясенең сафлыгы, шәһәребезне тагын да ямьлерәк итү турында үзебез кайгыртырга тиеш", - диде ул үз чыгышында.
Предприятие-оешмалар коллективлары, төрле уку йортларында белем алучы студентлар да бу көнне төрле объектларны яшелләндерү эшләре белән мәшгуль булдылар. 12 октябрь көнне Балалар паркында депутатлар аллеясы да калкып чыгачак, алар юкә агачлары утыртачак.
Акцияне оештыру өчен җаваплы кеше, шәһәр башкарма комитетыҗитәкчесе Вахит Гарәфетдинов әйтүенчә, акция бер көн белән генә чикләнми, атна ахырына кадәр дәвам итәчәк, урамнарга, ишегалларына барлыгы 3 мең агач утыртылачак.
***
"Социаль өлкә объектлары территориясен экологик төзекләндерү" дигән социаль проект кысаларында "Радуга" приюты белгечләре һәм анда тәрбияләнүчеләр "Агач утырту көне"ндә катнаштылар
Ольга ПЛЕХАНОВА,
үзәк директоры.
Учреждение территориясенә җимеш агачлары үсентеләре утырттылар алар. "Табигый казалардан, экологик һәлакәтләрдән зыян күргән табигатебез тернәкләнеп китсен өчен безнең кулдан килә торган иң зур ярдәм шул", - дигән фикер белән эшләделәр алар.
***
"Яңарыш" физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә дә бу көн гаять зур активлык белән үтте.
Елена СТАРОСТИНА,
үзәк директоры.
Башта урманнарның һәм агачларның табигатебез, шәһәребез өчен никадәр әһәмиятле булуы турында әңгәмәлә үткәрелде, аннары һәрбер балага үзе теләгән агачны сайлап утырту мөмкинлеге бирелде. Үз агачын алар алдагы елларда үзләре тәрбияләп карап торачак та.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа