Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Акция старт алды

15 октябрдән 13 ноябрьгә кадәр Бөгелмәдә, сукырларга ярдәм итү максатында, махсус "Белая трость" акциясе старт алды. Аның кысаларында сукырларның Бөтенроссия җәмгыяте оешмасының Бөгелмә бүлеге чаралар оештыра. 21 октябрь көнне шундый чараларның берсе сукырлар китапханәсенең Бөгелмә филиалында үтте.

Ләйсән ВИЛДАНОВА.

Физик мөмкинлекләре чиклеләр өчен уңайлы мохит булдыру мәсь-әләләре буенча оештырылган "түгәрәк өстәл"дә инвалидларны борчыган сораулар каралды, аларга чишелеш эз-ләнде. Пенсия фонды, сәламәтлек сак-лау, социаль ярдәм өлкәсе һәм дәүләт хакимияте вәкилләре залга җыелган 50ләп кешенең гозерләрен тыңлап, аларга җавап бирделәр. Төп сораулар 2011-2015 елдагы "Доступная среда" максатлы прграммасын тормышка ашыруга кагыла иде. Шулай ук транспорт һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә килеп туган каршылыкларга бәйле үткен сораулар да шактый яңгырады, шәхси карталар бирү һәм бөгелмәләргә аларны Түбән Кама шәһәренә барып алырга кирәклеге турындагы проблема да күтәрелде.

Бүгенге көндә сукырлар җәмгыятенең Бөгелмә бүлегендә 450 кеше исәптә тора. Ә чынбарлыкта алар күбрәк. Акция кысаларында физик мөмкинлекләре чик-ле кешеләр өчен үткәрелүче шигърият кичәләре, кычкырып укулар, хакимиятнең махсус органнары вәкилләре белән очрашулар үткәрү, кызыксындырган сорауларга җаваплар эзләү һ.б. аларны җәмгыятьнең тулы хокуклы кешеләре итеп хис итәргә мөмкинлек бирә.

Сукырлар җәмгыяте вәкилләре үзләренең дә төрле мәдәният учакларына теләп йөрүләрен җиткерделәр. Әмма бу очракта аларның төп зары каядыр алып барырга транспорт чарасы булмауга кайтып кала. Әлеге мәсьәләне чишүдә җирле хакимият, яисә ярдәм кулы сузарга мөмкинлекләре булган башка затлар булышыр дип ышанасы килә. Изгелек җирдә ятмый дип, юкка гына әйтмәгәннәр бит. Һәрбер яхшылык, бигрәк тә язмыш тарафыннан кимсетелгән кешеләргә карата кылынган игелекләр, иртәме-соңмы, үзебезгә, һичшиксез, әйләнеп кайтыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: сәламәт Сукыр шигърият Акция