Пенсияләргә дәүләт кушылып финанслау программасында катнашучы бөгелмәләр саны биш меңгә якын - 2014 елның 31 декабренә - программага керүнең соңгы көненә алынган мәгълүматлар әнә шундый.
2014 ел Программасында катнашучылар үз пенсия счётларына 22,5 миллион сум акча керткән. Взнослар күләме буенча 2013 ел рекордлы булган - 27,3 миллион сум (чагыштырып карау...
Пенсияләргә дәүләт кушылып финанслау программасында катнашучы бөгелмәләр саны биш меңгә якын - 2014 елның 31 декабренә - программага керүнең соңгы көненә алынган мәгълүматлар әнә шундый.
2014 ел Программасында катнашучылар үз пенсия счётларына 22,5 миллион сум акча керткән. Взнослар күләме буенча 2013 ел рекордлы булган - 27,3 миллион сум (чагыштырып карау өчен - 2012 елда 7,1 миллион сум тәшкил иткән). Агымдагы елда Программада катнашучылар 837 мең сумга якын взнос керткән инде.
Россия Пенсия фонды Татарстан Республикасы бүлеге управляющие Марсель Имамов әйтүенчә, дәүләт софинанслау программасында катнашучылар саны Татарстанда 14 яшьтән өлкәнрәк булган халыкның 20 процентын тәшкил итә икән инде. Программа гамәлдә булу дәверендә Татарстан халкы үзләренең булачак пенсия счётларына 1,9 миллиард сумга якын акча салып куйган.
Исегезгә төшерәбез, Программа шартлары нигезендә, беренче взнос 2015 елның 31 гыйнварына кадәр кертелгән булса, гражданнарның булачак пенсиясе исәбенә ирекле рәвештә керткән еллык 2 - 12 мең сум акчасына хөкүмәт тә ел саен акча куша. Программа беренче взнос кертелгәннән алып, 10 ел дәвамында гамәлдә була. Закон буенча, бер генә тапкыр булса да взнос керткән кешегә, үз ихтыярына карап, теләгән чакта аны туктату, яисә кабат өстәү мөмкинлеге бирелә.
Взносларны банк аша да, эш урыны аша да түләргә мөмкин. Банк аша түләү өчен бланкларны яшәү урынындагы Пенсия фонды бүлегеннән, банктан, яисә Пенсия фонды сайтыннан алырга була. Эш урыныннан түләү өчен айлык взнос күләмен күрсәтеп, бухгалтериягә гариза язасы.
Программа кысаларындагы бу түләүләрне ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аркылы да башкарырга була: www.uslugi.tatarstan.ru.
Пенсияләрне дәүләт софинанславы программасы турында тулырак мәгълүматларны www.pfrf.ru сайтында таба һәм Гражданнарга консультация бирү үзәгенә шылтыратып белешә аласыз: 8(800) 510-55-55 (Россия территориясендә шылтырату бушлай, тәүлек әйләнәсенә эшли).