Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

21 гыйнвар көнне Татар Димскәе авылы мәдәният йортында “Наркомания – кешелек дошманы” дигән темага мәгълүматлар сәгате үтте

21 гыйнвар көнне Татар Димскәе авылы мәдәният йортында "Наркомания - кешелек дошманы" дигән темага мәгълүматлар сәгате үтте. Чара барышында балалар, яшүсмерләр алкогольнең, тәмәкенең, наркотик матдәләрнең кеше организмына, психик сәламәтлегенә нинди йогынты ясавы турында белделәр. Очрашу башында наркотик матдәләрнең организмны ничек үзгәртергә сәләтле булуы турында видеороликлар күрсәтелде. Аннары шул темага җитди...

21 гыйнвар көнне Татар Димскәе авылы мәдәният йортында "Наркомания - кешелек дошманы" дигән темага мәгълүматлар сәгате үтте.

Чара барышында балалар, яшүсмерләр алкогольнең, тәмәкенең, наркотик матдәләрнең кеше организмына, психик сәламәтлегенә нинди йогынты ясавы турында белделәр.

Очрашу башында наркотик матдәләрнең организмны ничек үзгәртергә сәләтле булуы турында видеороликлар күрсәтелде. Аннары шул темага җитди сөйләшү булды. Сүз әфьюнның кеше тормышын һәм гомерен ничек җимерүе, яшүсмерләрнең, зарарлы икәнен белә торып та, ни өчен алкогольгә, наркотикларга тартылуының сәбәпләре турында барды. Күрсәтелгән видеофильм, фотографияләр һәм әңгәмә барышында әйтелгән фикерләр саллы, дәлилле булды дияргә тулы нигез бар, чөнки очрашуда катнашкан үсмерләр, яшьләр наркоманиянең, чыннан да, яшәүне кисә, гомерне өзә торган афәт икәнлегенә ышандылар. Аларга "Син наркотикларга каршы тора аласың, торырга тиеш тә" дигән язулар да таратылды. Ә инде "Яшәү ямьле наркотикларсыз" дигән китап күргәзмәсенә куелган әдәби материаллар барысы да сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән иде.

Зелера КАМАЛИЕВА,

китапханәче.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса