Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Бөтендөнья йомырка көне белән, бөгелмәлеләр!

14 октябрь - Бөтендөнья йомырка көне. Дөнья халыклары ризыкларында йомырка аерым урын тота. Тавык йомыркасына күбрәк өстенлек бирелә, әлбәттә. Бу аның универсаль продукт һәм аны өлкәннәрнең дә, балаларның бертигез яратуы белән генә аңлатылмый. Йомырка көненең бөтен дөнья күләмендәге истәлекле бәйрәм дәрәҗәсенә күтәрелүенең сере нәрсәдә соң? Йомырка көне тарихы 1996 елдан...

14 октябрь - Бөтендөнья йомырка көне.

Дөнья халыклары ризыкларында йомырка аерым урын тота. Тавык йомыркасына күбрәк өстенлек бирелә, әлбәттә. Бу аның универсаль продукт һәм аны өлкәннәрнең дә, балаларның бертигез яратуы белән генә аңлатылмый. Йомырка көненең бөтен дөнья күләмендәге истәлекле бәйрәм дәрәҗәсенә күтәрелүенең сере нәрсәдә соң?

Йомырка көне тарихы 1996 елдан башлана. Ул вакытта Халыкара йомырка җитештерүчеләр комиссиясе экспертлары шушы гадәти булмаган бәйрәмне булдырырга карар итә. Бу идеяне күпчелек илләрнең күтәреп алуы гаҗәп түгел. Тикшеренүләр күрсәтүенчә, планетада, гомумән, йомырка кулланылмаган ил юк икән.

Әйтергә кирәк, әлеге бәйрәм рәсми көн буларак билгеләнми, ял көне дип тә игълан ителмәгән, әмма күп кенә илләрдә аны көтеп алалар һәм истә калырлык итеп үткәрәләр. Йомырка ризыклары әзерләнә, каләм ияләре шигырь­ләр яза, уеннар да читтә калмый.

Уен дигәннән, татар-башкорт халкы көнкүрешендә дә йомыр­каның үз урыны бар. Милли гореф-гадәт­ләрдә, буыннан-буынга күчә килгән халык йолаларында, уеннарында йомырка түрдән урын ала. Язын чәчүгә төшкәндә беренче буразналарга йомырка тәгәрәткәннәр. Моны илдәге "тынычлык шытым"нарына, мул уңышка юраганнар. Ә Сабантуйларны искә төшерегез. Авызга йомырка салынган кашык кабып йөгерү уены "иң-иң"нәрне күрсәткән. Хәер, тавык йомыркасы әле кайчан гына авылда "валюта" статусында йөрде. Акчаң булмаганда да, иха­таңда тавы­кларың ишле икән - кибет ишекләре сиңа ачык иде.

Исәпсез йомырка белән тукланучы доктор Михаил Гаврилов үзенең "Корпорация Еда" дигән китабында кеше­нең күпме йомырка ашарга тиешлеген санитар нормада күрсәтә. "Әгәр сез ябыгу диетасында икән - холестерин артудан һәм терлек маеннан тыелып торганда, атна дәва­мында җиде йомырка ашарга мөмкин, ягъни, көн дә иртән берне рөхсәт ителә, - дип яза ул. - Тавык йомыркасында туклыклы һәм җиңел үзләштерелүче альбумин аксымы бар. Ул кешенең физик күнегүләрдән соң арыган мускулларын тергезергә, спорттан соң аяк-куллар авыртуын басарга ярдәм итә. Альбумин организмда тупланмый. Ә нәтиҗә яхшырак булсын дисәгез, йомырканы физик күнегүдән соң ук яки тренировкадан соң 9-12 сәгать узгач ашарга кирәк...

Шунысын да игътибарга алыгыз, йомырка сарысындагы холестерин кан тамырларын "пычрата" дигән караш фәнни яктан кире кагыла. Галимнәр әлеге холестеринны йомыркадагы башка компонентлар юкка чыгара, дигән фикердә. Аның каравы, файдалы майлы кислоталарны организм тулысынча үзләш­терә ала. Йомырка сарысы иммунитетны ныгытучы һәм организмда матдәләр алмашынуын тизләтүче витаминнарга бай икән.

Ничек кенә булмасын, йомырка - универсаль продукт. Аның белән тукланабыз да, уйныйбыз да һәм ... кирәк вакытта һөҗүм итү коралы итеп тә файдаланабыз. Соңгысы, әлбәттә, балачакта. Авылда бәләкәйдән үк йомыр­ка белән тукланган буын вәкилләре көчле, сау-сәламәт булып үсә. Әйткән­дәй, бары тик алты яшь тулганнан соң гына атнасына өч тапкыр икешәр йомыр­­ка ашарга яраганлыгын әле генә белдек. Барыбыз да яратып караган "Ялгызларга тулай торактан урын бирелә" кинофильмындагы бөек артист Фрунзик Мкртчянның герое хәтерегез­дәме? Көненә өч тапкыр йомырка пе­шергән хатынына ул: "Иртән - кыздырылган йомырка, төшкә - куырылган йомырка, кичкә - йомырка тәбәсе! Тиздән мин әтәч булып кычкыра башлаячакмын!" - дип ризасызлыгын белдерә. Кризис чорында үтемле продукт буларак, әле дә йомырка табын түреннән төшми.

Рәсми мәгълүмат

Уртача зурлыктагы бер йомыр­каның туклыклылык кыйммәте 75 ккал тәшкил итә, шуның 85 проценты йомырка сарысына туры килә. Бер данә банан шул ук күләмдә­ге калориягә ия, әмма йомыркада углеводлар азрак. Диетологлар, ике тавык йомыркасы 100 грамм итне алыштыра, дигән фикердә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса