Яшьләребезнең дә катнашуы куанычлы
*Бәйге Бөгелмә үзәк мәчетендә республиканың көньяк-көнчыгыш төбәге мәчетләренә йөрүчеләр арасында азан сүзләрен дөрес әйтүгә "Азан - 2015" дип исемләнгән бәйге уздырылды. Урыссу, Баулы, Лениногорск, Азнакай, Әлмәт һәм Бөгелмәдән килгән конкурсантлар өч яшь категориясендә ярыштылар. Көньяк-көнчыгыш казые Марат хәзрәт Мәрданшин (жюри рәисе), Азнакай районы мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин, Баулы мөхтәсибе Әнвәр...
Балалар арасында Әбделгазиз Әүхәдиев - 1 нче (Әлмәттән), Сөләйман Хөснетдинов (Бөгелмәдән) - 2 нче һәм Дамир Хәкимов (Баулыдан) 3 нче булдылар.
19 - 40 яшьлекләр арасында Ризван Шәрәпов (Урыссудан), Хөсәен Искәндәров (Бөгелмәдән) һәм Вәлиулла Галимов (Азнакайдан) 1 нче - 3 нче урыннарны бүлештеләр.
Өлкән яшьтәгеләр ярышында бөгелмәле Габдрәшит Мингалиев җиңүче булды, ә 2 нче һәм 3 нче урыннарда - Баулыдан Ильяс Мөкатдәсов белән Лениногорск шәһәреннән Әбүзәр Хәлиуллин.
Призлы урыннарны алучыларга - кыйммәтле бүләкләр һәм Дипломнар, ә барлык катнашучыларга кызыксындыру бүләкләре тапшырылды. Соңыннан кунаклар һәм мәчеткә йөрүчеләр Рамазан чатырында ифтар ашадылар.




Рәфис хәзрәт СӘЙФУЛЛИН.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia