Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фоторепортажлар

Татарстанның көньягында булган куәтле гарасат һәм боз яву нәтиҗәсенең яңа ФОТОЛАРЫ һәм ВИДЕО

Нурлат шәһәре үзәгендә көчле гарасат узган һәм бүдәнә (перепел) йомыркасы зурлыгында боз яуган, дип сөйләде "Татар-информ"га анда яшәүче Гөлүсә Шәмсуарова. "Иртән һава торышы яхшы иде, аннары күк күкрәде, яшен булды. Шәһәр үзәгендә көчле җил башланды. Гарасат тамыры белән зур агачларны аударган, җиңел машинаны әйләндереп каплаган, йорт түбәләрен алып киткән ",...

Нурлат шәһәре үзәгендә көчле гарасат узган һәм бүдәнә (перепел) йомыркасы зурлыгында боз яуган, дип сөйләде "Татар-информ"га анда яшәүче Гөлүсә Шәмсуарова.

"Иртән һава торышы яхшы иде, аннары күк күкрәде, яшен булды. Шәһәр үзәгендә көчле җил башланды. Гарасат тамыры белән зур агачларны аударган, җиңел машинаны әйләндереп каплаган, йорт түбәләрен алып киткән ", -дип сөйләде Гөлүсә.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк "Татар-информ" хәзер Нурлат районы аша актив фронт кисәге узуы турында хәбәр итте. Казанда да метеорологик күренешләр көтелә, ләкин республика көньягындагы кебек көчле түгел.

Түбәндәге фотода күрсәтелгән Чирмешән районының Югары Чегодай авылында җил дүрт йорт һәм алты хуҗалык корылмасы түбәсен алып китә.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса