Бөгелмәнең 2 нче “Батыр” балалар бакчасында - “Кызыл ромашка” нәфис сүз һәм җыр бәйгесе
Бөгелмәнең 2 нче "Батыр" балалар бакчасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Кызыл ромашка" нәфис сүз һәм җыр бәйгесе узды.
Анда бакчада тәрбияләнүче балалар, тәрбия йорты коллективы, ата-аналар чыгыш ясады. Күп кенә әти-әниләр үз чыгышларын видеоязмада җибәргән иделәр. Конкурста катнашакан һәркемгә бакча җитәкчелеге Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырды.
Бәйгедә шәһәребезнең Газинур Гафиятуллин исемендәге кадетлар мәктәбе укучылары чыгышы сабыйларда зур кызыксыну уятты.
Руслан Җәләев.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа