Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фоторепортажлар

Бөгелмәдә “Мәңгелек ут” мемориалына чәчәкләр салдылар (ФОТОЛАР)

Алар сугышка күптән киткән, Алар сугыштан әле кайтмаган 22 июнь - Россия тарихындагы иң кайгылы көннәрнең берсе - Бөек Ватан сугышы башланган көн. Ул безнең өчен кара төс белән каймаланган кара дата. Бөгелмәдә бу көнне "Мәңгелек ут" мемориалына чәчәкләр салдылар. Әлеге чарада олысы да, кечесе дә катнашты. Алар коточкыч "иттурагычка"...

Алар сугышка күптән киткән,

Алар сугыштан әле кайтмаган

22 июнь - Россия тарихындагы иң кайгылы көннәрнең берсе - Бөек Ватан сугышы башланган көн. Ул безнең өчен кара төс белән каймаланган кара дата.

Бөгелмәдә бу көнне "Мәңгелек ут" мемориалына чәчәкләр салдылар. Әлеге чарада олысы да, кечесе дә катнашты. Алар коточкыч "иттурагычка" эләгеп, һәлак булганнарны искә алдылар. Сугыш 27 миллион кешенең гомерен өзгән. Йөзләгән шәһәрләр, меңләгән авыллар, күп кенә предприятиеләр, завод-фабрикалар җир белән тигезләнгән. Күп санлы матди кыйммәтләр юкка чыгарылган. Авыл хуҗалыгына зур зыян китерелгән. Фашистлар алып килгән сугыштагы хәсрәтне бәяләү мөмкин түгел.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса