Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фоторепортажлар

Бөгелмә медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр

18 июнь көнне сәнгать мәктәбендә табиблар, фельдшерлар һәм шәфкать туташлары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Тантаналы чарага бүгенге көндә кешеләр язмышы өчен җаваплылык тоеп эшләүче медицина хезмәткәрләре һәм лаеклы ялга киткән ветераннар чакыру алган иде. Иң беренче итеп, сәхнәгә Бөгелмә муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наилә...

18 июнь көнне сәнгать мәктәбендә табиблар, фельдшерлар һәм шәфкать туташлары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Тантаналы чарага бүгенге көндә кешеләр язмышы өчен җаваплылык тоеп эшләүче медицина хезмәткәрләре һәм лаеклы ялга киткән ветераннар чакыру алган иде.
Иң беренче итеп, сәхнәгә Бөгелмә муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наилә Кәримова чыкты. Ул ак халат ияләренең, үзләренең шәхси вакытлары белән исәпләшмичә, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәмгә килүләре, аларның пациентларга сәламәтлекләрен ныгытырга ярдәм итүе турында ассызыклап сөйләде һәм армый-талмый хезмәт куйганнары өчен барлык медицина хезмәткәрләренә рәхмәт әйтте. Аннары Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров исеменнән аларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса