Бөгелмә балаларын “Сәлам” сәламли
Бөгелмә Үзәк мәчете каршында эшләүче көндезге лагерь янәдән үз ишекләрен ачты. Беренче төркем кыз балалар 1 - 12 июнь көннәрендә биредә ял итәчәк. Лагерь программасында шулай ук Ислам, әдәп, гарәп графикасы нигезләре дәресләре дә каралган. Кызларны Әлмәт шәһәренең Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге Ислам мәдрәсәсе шәкертләре укытачак. Күңелле очрашулар, экскурсияләр, викториналар һәм...
Бөгелмә Үзәк мәчете каршында эшләүче көндезге лагерь янәдән үз ишекләрен ачты. Беренче төркем кыз балалар 1 - 12 июнь көннәрендә биредә ял итәчәк.
Лагерь программасында шулай ук Ислам, әдәп, гарәп графикасы нигезләре дәресләре дә каралган. Кызларны Әлмәт шәһәренең Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге Ислам мәдрәсәсе шәкертләре укытачак. Күңелле очрашулар, экскурсияләр, викториналар һәм хәрәкәтле уеннар да үткәреләчәк, дип хәбәр итә Бөгелмә мөхтәсибәте матбугат хезмәте. Ә Ураза башлануга кызларны ифтар мәҗлесләренә дә чакырачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа