Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фотоконкурс

"Табигать могҗизасы" фотобәйгесенең беренче катнашучылары - Рания Собханова юллаган кишерләр!)

"Табигать могҗизасы" фотобәйгесенең беренче катнашучысы - бөгелмәле Рания Собханова. Ул безгә Татар Димскәе авылында - әнисе бакчасында үскән үзенчәлекле кишер фотосын юллаган! Хөрмәтле укучыларыбыз, "Бөгелмә авазы" газетасының bugulma-tat.ru сайты "Табигать могҗизасы" дип исемләнгән яңа фотоконкурс игълан итте. Кемдә нинди үзгә җиләк-җимеш, яшелчә бар, аның белән бергә фотога төшереп, безгә юллагыз....

"Табигать могҗизасы" фотобәйгесенең беренче катнашучысы - бөгелмәле Рания Собханова. Ул безгә Татар Димскәе авылында - әнисе бакчасында үскән үзенчәлекле кишер фотосын юллаган!

Хөрмәтле укучыларыбыз, "Бөгелмә авазы" газетасының bugulma-tat.ru сайты "Табигать могҗизасы" дип исемләнгән яңа фотоконкурс игълан итте. Кемдә нинди үзгә җиләк-җимеш, яшелчә бар, аның белән бергә фотога төшереп, безгә юллагыз. Фотобәйгегә сезнең көзге табигать кочагында төшкән матур, үзенчәлекле фотоларыгыз да кабул ителә.

Бәйгедә катнашу өчен фото белән бергә исем-фамилия, яшәгән шәһәр яки авылны күрсәтеп, бәйләнешкә керү өчен телефон номерыгызны да юллавыгызны сорыйбыз. Аларны lai-ru@yandex.ru электрон адресына яки "ВКонтакте" челтәрендәге администраторга https://vk.com/id378693978 "Табигать могҗизасы" дип җибәрүегез сорала.

Фотолар 16 октябрьгә кадәр кабул ителә. Тавыш бирү формасы һәм нәтиҗәләр игълан итү вакыты турында соңрак хәбәр итәрбез.

Бәйге турында барлык мәгълүмат "Бөгелмә авазы" газетасы сайтында һәм "ВКонтакте" челтәрендә газетаның шәхси битендә булачак.

Җиңүчеләр тавыш бирү нәтиҗәсендә ачыкланачак.

Иң үзенчәлекле дип табылган фото авторларын спонсорыбыз "Эридан" мебель кибетеннән бик шәп бүләкләр: 5 меңлек һәм өч 3 меңлек сертификатлар көтә.

"Эридан" мебель кибетенең адресы: Бөгелмә шәһәре, Гашек урамы, 8; офис 104. Тел.: 8-917-227-33-46, 8-905-370-88-00, "Вконтакте" социаль челтәрендәге төркеме: https://vk.com/club48378396

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса