Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фотоконкурс

"Табигать могҗизасы" фотобәйгесендә Ләйлә Бадамшина юллаган үзенчәлекле җиләк фотосы!

"Табигать могҗизасы" фотобәйгесендә Ләйлә Бадамшина юллаган үзенчәлекле бакча җиләге (клубника) фотосы! Җиләк Бөгелмә районының Яңалиф авылында үскән. Фотоны юллаучы Ләйлә: "Мондый табигать могҗизасын үзебез дә беренче тапкыр күрдек", - дип яза. Хөрмәтле укучыларыбыз, фотобәйгегә фотолар кабул итү вакытын бераз озайтырга булдык. Фотолар 20 октябрьгә кадәр кабул ителә. Соңга калмагыз! Исегезгә...

"Табигать могҗизасы" фотобәйгесендә Ләйлә Бадамшина юллаган үзенчәлекле бакча җиләге (клубника) фотосы! Җиләк Бөгелмә районының Яңалиф авылында үскән. Фотоны юллаучы Ләйлә: "Мондый табигать могҗизасын үзебез дә беренче тапкыр күрдек", - дип яза.

Хөрмәтле укучыларыбыз, фотобәйгегә фотолар кабул итү вакытын бераз озайтырга булдык. Фотолар 20 октябрьгә кадәр кабул ителә. Соңга калмагыз!

Исегезгә төшерәбез, "Бөгелмә авазы" газетасының bugulma-tat.ru сайты "Табигать могҗизасы" дип исемләнгән яңа фотоконкурс игълан иткән иде. Кемдә нинди үзгә җиләк-җимеш, яшелчә бар, аның белән бергә фотога төшереп, безгә юллагыз. Фотобәйгегә сезнең көзге табигать кочагында төшкән матур, үзенчәлекле фотоларыгыз кабул ителә.

Бәйгедә катнашу өчен фото белән бергә исем-фамилия, яшәгән шәһәр яки авылны күрсәтеп, бәйләнешкә керү өчен телефон номерыгызны да юллавыгызны сорыйбыз. Аларны lai-ru@yandex.ru электрон адресына яки "ВКонтакте" челтәрендәге администраторга https://vk.com/id378693978 "Табигать могҗизасы" дип җибәрүегез сорала.

Тавыш бирү формасы һәм нәтиҗәләр игълан итү вакыты турында соңрак хәбәр итәрбез.

Бәйге турында барлык мәгълүмат "Бөгелмә авазы" газетасы сайтында һәм "ВКонтакте" челтәрендә газетаның шәхси битендә булачак.

Җиңүчеләр тавыш бирү нәтиҗәсендә ачыкланачак.

Иң үзенчәлекле дип табылган фото авторларын спонсорыбыз "Эридан" мебель кибетеннән бик шәп бүләкләр: 5 меңлек һәм өч 3 меңлек сертификатлар көтә.

"Эридан" мебель кибетенең адресы: Бөгелмә шәһәре, Гашек урамы, 8; офис 104. Тел.: 8-917-227-33-46, 8-905-370-88-00, "Вконтакте" социаль челтәрендәге төркеме: https://vk.com/club48378396

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса