Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фотоконкурс

"Кечкенә Мисс һәм Мистер" фотобәйгесендә – Эвелина Миңнуллина

"Кечкенә Мисс һәм Мистер" фотобәйгесендә Бөгелмәдән - Эвелина Миңнуллина. Аңа 2 яшь. Хөрмәтле укучыларыбыз, "Бөгелмә авазы" газетасының bugulma-tat.ru сайты 2 - 8 яшьлек балалар өчен "Кечкенә Мисс һәм Мистер" дип исемләнгән яңа фотоконкурс игълан итте. Сездән балалар катнашындагы төрле үзенчәлекле фотолар көтеп калабыз. Аларда сабыйларыгызның яраткан шөгыльләре, кызыклы, бәхетле мизгелләре,...

"Кечкенә Мисс һәм Мистер" фотобәйгесендә Бөгелмәдән - Эвелина Миңнуллина. Аңа 2 яшь.

Хөрмәтле укучыларыбыз, "Бөгелмә авазы" газетасының bugulma-tat.ru сайты 2 - 8 яшьлек балалар өчен "Кечкенә Мисс һәм Мистер" дип исемләнгән яңа фотоконкурс игълан итте. Сездән балалар катнашындагы төрле үзенчәлекле фотолар көтеп калабыз. Аларда сабыйларыгызның яраткан шөгыльләре, кызыклы, бәхетле мизгелләре, истәлекле вакыйгалары сүрәтләнергә мөмкин - барысы да сезнең фантазиягә бәйле. Шунысы да игътибарга лаек, фотоларның размеры зур һәм сыйфаты яхшы булырга тиеш, чөнки без аларны газетада да бастырачакбыз.

Бәйгедә катнашу өчен фото белән бергә исем-фамилия, яшәгән шәһәр яки авылны күрсәтеп, бәйләнешкә керү өчен телефон номерыгызны да юллавыгызны сорыйбыз. Аларны lai-ru@yandex.ru электрон адресына яки "ВКонтакте" челтәрендәге администраторга https://vk.com/id378693978 "Кечкенә Мисс һәм Мистер" дип җибәрүегез сорала.

Фотолар 8 августка кадәр кабул ителә. Тавыш бирү формасы һәм нәтиҗәләр игълан итү вакыты турында соңрак хәбәр итәрбез.

Бәйге турында барлык мәгълүмат "Бөгелмә авазы" газетасы сайтында һәм "ВКонтакте" челтәрендә газетаның шәхси битендә булачак.

Җиңүчеләр тавыш бирү нәтиҗәсендә ачыкланачак.

Бәйгенең исеменә күрә җисемен дә туры китерергә тырыштык. Җиңү яуланган кечкенә Мисс яки Мистерны шәһәребездә эшләп килүче "Киндерленд" балалар күңел ачу үзәгеннән (Карл Маркс урамы, 32 нче йорт, 3 нче кат) вакытны күңелле һәм истә калырлык итеп үткәрү өчен 1500 сумлык сертификат көтә. Икенче һәм өченче урын ияләренә исә, 1 000 сумлык һәм 500 сумлык сертификатлар каралган. Алга, кечкенә дуслар, күңел ачарга!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса