Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фотоконкурс

“Кечкенә Мисс һәм Мистер” бәйгесенең конкурсантлары өчен тавыш бирәбез

"Бөгелмә авазы" газетасының bugulma-tat.ru сайты 2 - 8 яшьлек балалар өчен "Кечкенә Мисс һәм Мистер" дип исемләнгән яңа фотоконкурс игълан иткән иде. Безгә барлыгы 17 конкурсанттан фотолар килеп иреште, алар "иң-иң"нәр рәтендә балкыр өчен көч сынашачак. Алар арасында Бөгелмәдән генә түгел, Баулы, Лениногорск шәһәре нәниләре дә бар. Бүген "Бөгелмә авазы"...

"Бөгелмә авазы" газетасының bugulma-tat.ru сайты 2 - 8 яшьлек балалар өчен "Кечкенә Мисс һәм Мистер" дип исемләнгән яңа фотоконкурс игълан иткән иде. Безгә барлыгы 17 конкурсанттан фотолар килеп иреште, алар "иң-иң"нәр рәтендә балкыр өчен көч сынашачак. Алар арасында Бөгелмәдән генә түгел, Баулы, Лениногорск шәһәре нәниләре дә бар.

Бүген "Бөгелмә авазы" газетасы сайтында (www.bugulma-tat.ru) бәйгедә катнашучыларга тавыш бирү старт алды. Ул баш биттә, уң як баганада эленгән. Тавыш бирү өчен конкурсант алдындагы түгәрәккә билге куеп, "Әйе" тамгасына басырга кирәк. Бер кешедән көненә бер тавыш кабул ителә. 23 август көнне тавыш бирү төгәлләнә: 24 август көнне җиңүчеләрне игълан итәчәкбез.

Әлбәттә инде, иң үзенчәлекле дип табылып, аеруча күп тавыш җыйган фото авторын спонсорыбыз - "Киндерленд" балалар күңел ачу үзәгеннән (Карл Маркс урамы, 32 нче йорт, 3 нче кат) вакытны күңелле һәм истә калырлык итеп үткәрү өчен 1 500 сумлык сертификат көтә. Икенче һәм өченче урын ияләренә исә 1 000 сумлык һәм 500 сумлык сертификатлар каралган.

Тавышны көн дә бирергә кирәк. Шунсыз җиңүгә ирешеп булмаячак. Дусларыгызны, туганнарыгызны "эшкә җигегез"!

Игътибар! Сайттагы тавышлар белән сайтка керүчеләр санын һәрдаим чагыштырып бара торган махсус программа эшли. Кем дә кем робот "кулы" белән тавыш җыя икән, ул шунда ук тавыш бирүдән төшереп калдырыла һәм андыйларның фотолары сайтның "мактау тактасында" эленеп торачак.

1. Сәйдә Шәйхатдарова, Бөгелмә

2. Кәрим Йосыпов, Бөгелмә

3. Данил Максимов, Бөгелмә

4. Ислам Мәгъсумов, Бөгелмә

5. Ринал Мәгъсумов, Бөгелмә

6. Ралина Нәбиуллина, Баулы

7. Аделия Нәбиуллина, Баулы

8. Румил Миңнуллин, Бөгелмә

9. Эвелина Миңнуллина, Бөгелмә

10. Әмин Шәйхатдаров, Бөгелмә

11. Даяна Хәнипова, Бөгелмә

12.Маргарита Шәрәпова, Бөгелмә

13. Азалия Грозенок, Бөгелмә

14. Булат Шәрәпов, Бөгелмә

15. Диләрә Шәрәпова, Бөгелмә

16. Камилә Шәрәпова, Бөгелмә

17. Милана Велавичайте, Лениногорск

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса