Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы мәгълүмат

Үзе татлы, үзе баллы: кавынның файдасы турында

Кавын җимешме, җиләкме яисә яшелчәме? Төгәл җавапны бер генә белгеч тә әйтә алмый. Кавын кабаклылар гаиләсенә керә, шуның өчен аны күбесе яшелчә ди, җирдә үскәнгә, җиләк дип атыйлар, баллы һәм татлы булганга, җиләк-җимешкә тиңлиләр. Ничек кенә аталмасын, бу җимешнең тәме һәм файдасы алыштыргысыз.

Кавынның файдасы

Кавынның химик составы сортына бәйле рәвештә үзгәрә. Анда шикәр, каротин, В9, С, Р витаминнары, А провитамины, фолий кислотасы һәм тимер, пектин матдәләр, май һәм тозлар бар. Кавын ашкайнату процессына булыша, фолий кислотасы кан ою өчен кирәк. Кавын атеросклероз, анемия, кан тамырлары-йөрәк авырулары вакытында файдалы. С витамины организмны салкын тию һәм инфекцияләрдән, иртә чыгучы җыерчыклардан, йөрәк авыруларыннан саклый, тонусны күтәрә. В витамины нервыларны тынычландыра, чәчләрне куе һәм озын итә, кавык, бетчәләргә каршы көрәшә.

Организмны шлаклардан һәм токсиннардан чистартырга ярдәм итә.

Кавында серотонин (бәхет гормоны) бүленеп чыгуга ярдәм итүче матдә бар. Шуңа да аны ашагач, кәеф күтәрелә.

 

Кавын косметологиядә дә кулланыла

Коймакның йомшагы А витаминына бай. Ул тирене йомшарта, шома итә, чәчне сәламәтләндерә. Аның өчен кавынны биткә сөртергә һәм кабыгын тирегә ышкырга кирәк. Кавын агарту үзлегенә ия. Сипкел һәм пигмент таплар булганда файдалы. Согын, 1:1 нисбәтендә сөткә кушып, коры тирегә сөртәләр. Аны чәч төбенә ышкырга да мөмкин. 20–30 минуттан шампунь белән юалар. Процедураны атнага 2–3 тапкыр кабатлау зарур.

 

Кавын белән агуланганда

Ашыгыч ярдәм килгәнче, ашказанын чистарту шарт. Аның өчен күп итеп содалы су эчәләр һәм тел төбенә басып косалар. Шуннан соң мәтрүшкә, бөтнек яки арыслан койрыгы үләне салынган чәй эчәләр. Дөге яки солы төнәтмәсе кулланырга да мөмкин. 3 көн бернәрсә дә ашамаска, ә сохари белән генә тукланырга киңәш ителә.

 

Кавынның төрләре

Кавынның берничә төре бар: “Колхозница”, “Канталупа” , “Медовая” . Күбесе “Колхозница” га өстенлек бирә, чөнки ул күпкә тәмле. Бу төрне сайлаганда исенә игътибар итәргә кирәк. Өлгергән кавынның исе борынны ярып керергә тиеш. Сабагы корып бетсә дә өлгергән була. Аннан соң кавын тышындагы сызыклар соры (тузан) төстә булса әйбәт. “Колхозница”  –  зур булмаган түгәрәк кавын. Бу – иң иртә өлгерә торган сорт. Өстәвенә, ул бик сусыл да. 

“Торпеда” – Үзбәкстанда үсә торган озынча кавын. Үз илендә аны Мирзачуль кавыны дип йөртәләр. Өлгергән кавынның тышы яшькелт тә, ак та түгел, сары төстә була. “Медовая”ның берничә сорты бар. Алар үзара формасы һәм төсе ягыннан аерыла. Әмма барысының да кабыгы шома. Тәмендә әзрәк ваниль тәме бар, бик баллы. “Канталупа” сорты исә куе көрән яки аз гына ачыграк төстә. Өслеге кытыршы челтәр белән капланган. Шулай ук яшел сызыклар да күрергә мөмкин. Кавынның йомшагы – кызыл-сары, ягъни әфлисун төсендә. Тәм ягыннан ул әллә ни баллы да, сусыл да түгел, әмма хуш исле һәм тыйнак тәмле.


Кавын сайларга өйрәнәбез

Өлгергән җимешнең сабагы юан була. Өлгермәгән кавын таш кебек һәм шакып караганда ул яңгырый. Ә өлгергәненнән исә саңгырау аваз чыга. Кавынны сайлаганда бу җимешне иснәгез. Борынга килеп бәрелгән үлән исе аның өлгермәве турында сөйли. Сабагы корып кипкән икән, өлгергән дигән сүз. Яхшы кавынның кабыгы тыгыз була. Йомшак икән, бозылган дигән сүз. Кавынны юл кырыеннан алмагыз, машинадан чыккан газ төтене аның тәмен һәм сусыллыгын киметә.

 

Кайда һәм ничек сакларга?

0 ...+2 градус кавын өчен идеаль дип санала. 0 градустан түбән булганда, аксым молекулалары таркала, аның оешучан үзлеге бетә, ул туңа һәм ашарга яраксызга әйләнә.


Кавын барысына да ярамый

Кавынны  шикәр чире һәм язва белән авыручыларга чикләргә кирәк. Бала имезүче яшь әниләр дә, кечкенә балалар да бу җимештән тыелып торса яхшы. Кавын ашаганнан соң салкын су яки сөт, кефир эчәргә ярамый, бу ашказаны авыртуына китерә. Шулай ук ул спиртлы эчемлекләр белән дә туры килми. Тырналган, ярылган кавын ашамагыз. Ул ботулизм яки сальмонеллез кебек авырулар китереп чыгарырга мөмкин.

 

Кавыннан рецептлар

 

Кавынлы кура җиләге 
800 грамм кура җиләге 
1,5 килограмм кавын (йомшагы гына) 
2 лимон 
1 лайм (аны да лимон белән алыштырырга була) 
2 килограмм шикәр комы 
1 чәй калагы ванилинлы шикәр 
0,5 чәй калагы төелгән мөшкәт чикләвеге (мускатный орех). 
Лимон белән лаймны юып, кабыгын вак угычтан уабыз, тирән эчле кәстрүлгә сутын сыгабыз. Лимон һәм лайм сутына 1 стакан шикәр комы, уылган кабыкны салып, болгатабыз, 1 сәгать тотабыз. 1 стакан су һәм калган шикәрне өстәп, утка куябыз. 
Кайнап чыккан ширбәткә ваграк кисәкләргә бүленгән кавын йомшагын салып, 5 минут кайнатабыз. Аннары кура җиләген кушабыз. Тагын 5 минут кайнатып, уттан алабыз. 
4
–5 сәгатьтән соң, кайнатманы кабат утка утыртып, кайнап чыккканнан соң, 15 минут утта тотабыз. Иң ахырдан гына ванилин белән мөшкәт чикләвеген кушабыз. Суынганнан соң, банкаларга тутырып, пластмасса капкачлар белән каплыйбыз, салкын урында саклыйбыз. 

 

Кавыннан шарлотка

200 грамм кавын

3 йомырка

100 грамм бодай оны

100–120 грамм шикәр

1 аш кашыгы көпшәкләндергеч (разрыхлитель)??

10 грамм ваниль

0,5 бал кашыгы төелгән корица

әз генә тоз.

Духовканы алдан кабызып, 170 градуска кадәр җылытабыз. Ул арада табакка шикәр комы һәм йомыркаларны салып болгатабыз. Ваниль өстибез, һәм тагын 5 минут дәвамында болгатабыз. Икенче савытка он, көпшәкләндергеч һәм тозны иләктән үткәреп салабыз. Шуны өлешләп, шикәр комы һәм йомырка кушылган массага бушатабыз, болгатабыз. Сыек каймак кебек камыр әзерлибез. Кавынны тышыннан арындырабыз. Шакмаклап турыйбыз. Махсус форманы май белән майлыйбыз һәм шуңа әзер камырны бушатабыз, өстенә кавын салабыз һәм төелгән корица сибәбез. Духовка миченә куеп, 30–35 минут пешерәбез. 

Фото pixabay сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса