Үз төсеңне тап
Биткә теләсә нинди кершән ягу дөрес түгел - чәч төсе белән исәпләшергә кирәк. Сары чәчлеләргә барлык төсләр дә килешә диярлек, ләкин чикләре беленеп тормасын. Җирән чәчлеләргә артык ачык яки караңгы, алсу төсләрдән качарга кирәк. Кара чәчлеләргә тән төсендәге - көрән, шәфталу, җылы алсу төсләр килешә. Шәрык тибындагы хатын- кызларга алсу,...
Биткә теләсә нинди кершән ягу дөрес түгел - чәч төсе белән исәпләшергә кирәк. Сары чәчлеләргә барлык төсләр дә килешә диярлек, ләкин чикләре беленеп тормасын. Җирән чәчлеләргә артык ачык яки караңгы, алсу төсләрдән качарга кирәк. Кара чәчлеләргә тән төсендәге - көрән, шәфталу, җылы алсу төсләр килешә. Шәрык тибындагы хатын- кызларга алсу, җирәнсу-көрән иннек сайларга киңәш ителә. Битегез кара тутлы икән, караңгырак төсне алыгыз.
Ак битле; кара, куе көрән, соры яки үтә күренмәле яшел күзле, куе каштан, кап-кара чәчле хатын-кызларга макияжда кара, зөбәрҗәт, күксел- көрән, шәмәхә, күк, алсу төсләр килешә. Берничә керфек бөртеге ябыштырып, күз өстен соры күз буявы белән буягыз. Тональ крем тире төсеннән бераз караңгырак булырга тиеш. Алсу кершән йөзне яшәртеп җибәрәчәк. Иренгә иннек түгел, ялтыравык (блеск) тидерегез.
Алсу-ак йөзле; чикләвек-көрән, күк, соры күзле; көлсу, коңгырт сары, каштан чәчле хатын-кызларны пурпур (җете кызыл), шәмәхә, көрән- соры, ачык сары, көмешсу, миләүшә күз буявы, фукция төсендәге иннек бизи. Битегез шәфталуга охшасын дисәгез, алсу-тән төсендәге, алсу-ак кершән тидерегез. Кашны сызасыз икән, соры, көрән төсле карандаш кулланыгыз. Сөрмәне күз төсенә карап сайлагыз: караңгы күз өчен - көрән, соры яки зәңгәр күз өчен - зәңгәр сөрмә.
Алтын чәчле, фил сөяге төсендәге тиреле; күк, соры, яшел, гәрәбә, алтынсу-көрән күзле хатын-кызларга шәфталу, сары, яшелсу, коралл төсләр килешә. Мондый хатын-кызларның макияжы нәфис булуы мөһим!
Җирән чәчле; яшел, соры, көрән күзле; күп очракта, сипкелле хатын-кызларның макияж төсләре - алтын, терракота, зәйтүн, көрән, хаки.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа