Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Файдалы мәгълүмат

Ютәлдән ничек котылырга?

Трахеит һәм бронхит белән еш авыручыларга тылсымлы рецепт: Стаканга даруханәдә сатыла торган ике «От кашля» төймәсе һәм 1 десерт кашыгы «Грудной эликсир» салып, өстенә 2 аш кашыгы кайнар су агызыгыз. Дару төймәсе эрегәнче болгатып, көненә өч тапкыр - ашар алдыннан ярты сәгать һәм йокларга ике сәгать кала эчегез. Ютәлдән -...

Трахеит һәм бронхит белән еш авыручыларга тылсымлы рецепт:

Стаканга даруханәдә сатыла торган ике «От кашля» төймәсе һәм 1 десерт кашыгы «Грудной эликсир» салып, өстенә 2 аш кашыгы кайнар су агызыгыз. Дару төймәсе эрегәнче болгатып, көненә өч тапкыр - ашар алдыннан ярты сәгать һәм йокларга ике сәгать кала эчегез.

Ютәлдән - имбир (1) Имбирне борынгы һинд галимнәре ютәлдән дәвалауда кулланган. Ул микробларны үтерә, кан әйләнешен яхшырта, иммунитетны ныгыта, ялкынсынуны һәм авыртуны баса, какырыкны куптара, температураны һәм кан басымын төшерә, тынычландыра. Әмма ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте, гепатит, аритмия, аллергия булганда, имбир белән дәваланырга ярамый. Ул диабетка каршы һәм йөрәк даруларының тәэсирен дә көчәйтә. Ике яшькә кадәрге балаларга имбирле препаратлар бирергә ярамый. Ютәлдән мондый чәй эчү файдалы. 4 аш кашыгы вак уылган имбирне 2 л суда 10 минут пешерәләр, бераз суынгач, 6 аш кашыгы бал яки 4 аш кашыгы әфлисун согы кушалар, җылы килеш эчәләр, сөт кушарга да ярый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса