Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы мәгълүмат

Йөрәк-кан тамырлары авыруларын ничек булдырмый калырга һәм инфаркттан ничек сакланырга

Кеше сәламәтлеге төрле факторларга бәйле: нәселдәнлек, социаль-икътисади шартлар, экология, тормыш рәвеше һәм башкалар. Сәламәтлеген саклауда төп рольне кеше үзе уйный. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, 30 яшьтән арткан 40% кеше йөрәк-кан тамырлары авырулары буенча риск төркемендә тора, һәм бары тик 10% нәтиҗәле профилактика алып бара.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы йөрәк һәм басым борчымасын өчен нишләргә кирәклеген ачыклады.

1. Беренчедән, тәмәке тартуны ташларга кирәк.

Тәмәке тартуны ташлау миокард инфаркты үсешен һәм кисәк үлеп китү ихтималын 20-50% тоткарлый. Тәмәке тартуны ташлау максатыннан төрле чаралар кулланырга мөмкин, шул исәптән тәмәке тартудан баш тарту кабинеты табибына да мөрәҗәгать итеп була.

2. Ел саен канда холестерин күләмен үлчәп торыгыз.

Холестерин – безнең организм күзәнәкләрендә булган һәм төзелеш материалы ролен үтәгән төп майларның берсе. Хезмәт итү яшендәге кеше канында холестерин литрына 5,2 ммольдан да күбрәк булырга тиеш түгел.

Триглицеридлар (майлар) безнең сәламәтлек өчен бик мөһим, әмма күбәеп китсәләр, алар йөрәк һәм кан тамырлары авырулары, атеросклероз үсешен тагын да көчәйтергә мөмкин. Канда триглицеридлар күбәеп китүнең сәбәбе – тотылмаган калорияләрнең күп булуы. Организм аларны киләчәккә “энергетик запас” итеп саклый. Әгәр сез күп калорияле, майлы ризыкны күп ашыйсыз һәм аз хәрәкәтләнәсез икән, бу һичшиксез кирәкмәгән триглицеридлар артуына китерәчәк.

Канда триглицеридларның нормаль күләме - 150 мг/дл (1,7 ммоль/л) күбрәк түгел.

Липидлар дәрәҗәсен киметү өчен, майлы ризык ашауны киметергә, күбрәк җиләк-җимеш һәм яшелчәләр ашарга кирәк.

3. Артериаль кан басымын контрольдә тотыгыз.

Йөрәк-кан тамырлары авырулары үсешенә артериаль кан басымы артуы сәбәпче була ала. Әгәр кан басымы 140/90 артса, сезгә сагаерга кирәк. Артериаль гипертония диагнозы куелган очракта да, аны контрольдә тотсагыз, өзлегүләрдән сакланырга була.

 

4. Шикәр диабетын кисәтергә кирәк.

Шикәр диабеты белән авыручыларда йөрәкнең ишемик авыруы 3-5 тапкырга ешрак барлыкка килә. Диабет фонында өзлегүләр, шул исәптән стенокардия һәм йөрәк ритмын куркыныч рәвештә бозылуы барлыкка килә.

Канда глюкозаның нормаль күләме – 3,3-5,5 ммоль/л.

5. Тән авырлыгын контрольдә тотарга кирәк.

Артык авырлык йөрәк-кан тамырлары авырулары килеп чыгуда риск факторы булып тора, чөнки зур авырлык булганда йөрәк һәм кан тамырларына йөкләнеш арта. Нормаль авырлыгыгызны белер өчен, Кетле индексын исәпләп чыгарыгыз = авырлык (кг) : буй2 (м2).

Идеаль авырлык индексының 18,5 по 24,9 кг/ м2 күрсәткечләре санала.

6. Сәламәт ризык ашарга тырышыгыз.

Үз сәламәтлеген кайгыртучы кешегә күбрәк яшелчәләр, җиләк-җимешләр, чистартылмаган бөртеклеләр һәм эре итеп тарттырылган оннан пешерелгән икмәк, аз күләмдә майлылыгы булган сөт ризыклары ашарга киңәш ителә.

Организмда холестерин күбәюгә сыер, сарык, дуңгыз итендә, колбасалар, атланмайда булган туендырылмаган майлар сәбәпче.

Гомуми рационда майлар күләме тәүлеклек калорияләрдә 30% артмаска тиеш.

7. Физик активлык.

Гиподинамия, заманча тормышның бер билгесе буларак, төрле авырулар барлыкка килүенең мөһим факторы булып тора. Мышцалар күләме кимү тиз картаюга, йөрәк-кан тамырлары авырулары үсешенә, ашказаны-эчәк әгъзалары авыруларына китерә.

Йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү өчен күбрәк җәяү йөрергә, иртәнге гимнастика ясарга, хәрәкәтчәнлекне арттыра торган уеннар (волейбол, бадминтон, теннис) уйнарга кирәк. Даими рәвештә сәламәтләндерү физкультурасы (йөрү, йөзү, чаңгы) һәм физик хезмәт белән шөгыльләнергә кирәк (мәсәлән, йөрт янындагы бакчада). 

 

Фото:http://pixabay.com

Чыганак: https://intertat.tatar/society/y-r-k-kan-tamyrlary-avyrularyn-nichek-buldyrmyy-kalyrga-m-infarkttan-nichek-saklanyrga/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса