Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Файдалы мәгълүмат

ЯШЕЛ САБЫН КОРТКЫЧЛАРДАН КОТКАРА

Яшел сабынны яфракларга гына сиптерергә кирәк. Төбенә сипкәндә ул туфракны селтеләндерә, мондый туфракта үсемлекләрнең үсеше тоткарлана.

Яшел сабынны бакчачылык кибетендә табарга була. Ул щитовка, гөблә, талпаннар һәм башка корткыч бөҗәкләргә каршы уңышлы кулланыла. 
Селтеле реакция ончыл чык, фитофтора, соры черек чире куркынычын да киметә. Химикатлардан аермалы буларак, яшел сабын кеше һәм хайваннарга, файдалы бөҗәкләргә зыянсыз. Аны бүлмә гөлләренә дә сиптерергә ярый. Сабынны яфрактан юып төшерү зарурлыгы юк, киресенчә, ул үсемлекләрнең яфракларын чистарта, сафландырып җибәрә. Соңгы эшкәртү уңышны җыярга кимендә 5 көн кала уздырылырга тиеш.

Яшел сабынны яфракларга гына сиптерергә кирәк. Төбенә сипкәндә ул туфракны селтеләндерә, мондый туфракта үсемлекләрнең үсеше тоткарлана. 

Корткычларга каршы яшел сабын эремәсен 10 литр суга 200 грамм кушып ясыйлар. Бер атна аралык белән 3 тапкыр сиптерергә кирәк. Әзер эремәне сакламыйлар. Сабынның үзен коры урында 2 елга кадәр саклап була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса