Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Файдалы мәгълүмат

ВИЧ/СПИД: моны белергә кирәк

Медицина хезмәткәрләре әлегә кадәр ВИЧ-инфекциядән вакцина уйлап таба алмаган.

ВИЧ — 21 гасыр инфекциясе, аңа каршы көрәшү дә катлаулы. Ул афәт өлкәннәрне генә түгел, балаларны, йөкле хатын-кызларны, яшьләрне, хәтта олы яшьтәгеләрне дә зарарлый. Шуңа күрә ВИЧ, СПИДны профилактикалау бүгенге көндә иң актуаль тема. Ул һәр гаиләдә, мәктәпкәчә учреждениеләрдә һәм белем учакларында күтәрелә.
ВИЧның хәвеф факторлары
ВИЧ-инфекция — йогышлы авыру, кеше организмына үтеп кергәч, акрын гына көчәя. Аның белән зарарлану сәбәбе — кешенең иммунодефицит вирусы. Соңгысы кешенең иммунитетына үтеп керә, нәтиҗәдә организм өстәмә рәвештә яман шеш, инфекция белән зарарланырга мөмкин. Һәм зарарланган кеше күпмедер вакыттан соң һәлак була.
ВИЧ — авыруың башлангыч стадиясе; СПИД— йогышлы иммунодефицит синдромы—организмның ВИЧ-инфекция белән зарарлануның соңгы стадиясе.
Зарарланганнан соң ВИЧ симптомнары 3 атна үткәч күренә башлый. Кеше организмында ВИЧның үсеше һәм агымы берничә ай, шулай ук берничә дистә ел дәвам итәргә өмкин.
ВИЧ/СПИДның беренче симптомнары
ВИЧ/СПИДка хас беренче симптомнар:
*Кешенең тән авырлыгы кискен кими;
*йокы килә;
*үтмәс ару тойгысы;
*тулысынча яки өлешләтә аппетит булмавы;
*эч китү;
*әледән-әле борчыган баш авыртуы;
* тәндәге барлык лимфа төеннәренең патологик зураюы.
ВИЧны профилактикалау
ВИЧ белән зарарланган кеше белән җенси мөнәсәбәткә кергәндә бердәнбер профилактик чара — презерватив куллану. Бу очракта вазелин нигезендәге лубрикантлар кулланырга тәкъдим ителми, чөнки алар презервативның ныклыгын киметәләр. ВИЧ белән зарарлану хәвефе җенси мөнәсәбәтнең һәр төрендә, сперманың яки җиңсәнең бүлендекләре авыз куышлыгына яки лайлалы тышчаларга, травмалы, зарарланган тирегә эләккәндә аеруча зур.
Наркотиклар кулланган кешеләрнең ВИЧны профилактикалауның юлы бу бәйлелектән дәвалану, шәхси энәләр һәм шприцлар куллану.
ВИЧлы ата-аналарның балаларын бу афәттән профилактикалауның юлы —йөкле вакытта вируска каршы препаратлар куллану, баланы операция юлы белән табу, күкрәк сөте имезүдән баш тарту.
Медицина манипуляцияләре үткәргәндә профилактикалауның бердәнбер алымы —инъекцияләр өчен бер тапкыр кулланыла торган инструментлар куллану. Әгәр дә сүз донорлык турында бара икән, алынасы канны ВИЧка җентекле тикшерү генә инфекция белән зарарлану хәвефен киметергә булышлык итә.
Медицина хезмәткәрләре әлегә кадәр ВИЧ-инфекциядән вакцина уйлап таба алмаган. Шуңа күрә СПИД белән зарарланган очракта үлемнән саклануның бердәнбер чарасы — үзвакытындагы профилактика.

http://bugulma.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса