Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы мәгълүмат

Вак бәлеш – татар кухнясы ризыгы.

Татар кухнясы бик кызыклы һәм үзенчәлекле. Анда көчле тәмләткечләр һәм камыр ризыклары күп. Бүген без вак бәлеш әзерләячәкбез.

Ингредиентлар:

он – 2 стакан

йомырка – 2 данә

кефир – 120 миллилитр

акмай – 150 грамм (100 г – камыр өчен һәм 50 г – пешерү өчен)

тоз – 2–2,5 чәй калагы (1 чәй калагы камыр өчен һәм 1 чәй калагы – фарш өчен)

фарш – 500 грамм

бәрәңге – 3данә

башлы суган – 2 данә

тәмләткечләр – тәме буенча

бәлешләр саны: 9.

Чын татарча “вак бәлеш”не ничек әзерләргә?

Моның өчен:

ит (фарш), он, кефир, тоз, шикәр, йомырка, акмай, башлы суган, бәрәңге, тәмләткечләр алыгыз;

–   он иләгез. Зур кыргычта туңдырылган акмайны уыгыз. Чәй калагы тоз һәм бер чеметем шикәр өстәгез. Шикәр камырга тәм кертү өчен кирәк. Йомырканы туглагыз да камырга өстәгез. Кефир салыгыз һәм камыр басыгыз;

– камырны кулларыгыз белән яхшылап басыгыз. Тыгыз, үзле камыр барлыкка киләчәк. Камыр салынган мискине пленка белән каплагыз һәм кабарырга куегыз;

– эчлек әзерләү өчен ит фаршын алыгыз. Сыер ите фаршын гына алырга да була, шулай ук катнаштырырга да (50/50 дуңгыз ите/сыер ите) мөмкин. Фаршка тоз, тәмләткечләр, вак итеп шакмаклап туралган суган һәм бәрәңге өстәгез;

– камырны берничә кисәккә бүлегез.  9 өлеш чыгарга тиеш. Камыр шундый – ул тактага ябышмаслык була. Бу - өстәмә он кулланмый гына шулай;

– һәр кисәкне юка коймак итеп җәегез;

– коймак уртасына 2 аш кашыгы эчлек куегыз. Ул коймакның кырыйларына чыгарлык булмасын;

– коймак кырыйларын менә шундый тишекле бәлеш булып чыгарлык итеп җыегыз. Читләрен яхшылап бөрегез. Әлеге пешерү ысулы “юбочка” дип атала, ул вакытта камыр читләре итәк итеп җыела һәм ныклап беркетелә. Мантыны да шулай ук формалаштыралар;

– таба төбенә пергамент җәегез. Бәлешләрне табага урнаштырыгыз. Һәр бәлешкә 1 аш кашыгы кайнар су,  5–10 г чамасы акмай салыгыз. Өсләренә тугланган  йомырка сөртегез. Духовканы 200 градуска кадәр җылытыгыз. Бәлешләрне 40 минутка якын пешерегез;

- аз гына суынган вак бәлешләрне өстәлгә куябыз.

Искиткеч шәп!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса