Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы мәгълүмат

Ташкабак (кабачки) авырлыкны киметә һәм витаминнар белән баета

Бакчаларда кышка рәхәтләнеп сакларлык яшелчәләр өлгерде. Шуларның берсе – ташкабак (кабачки).

Ташкабак – иң гипоаллерген продуктларның берсе, шуңа күрә күп кенә ата-аналар аны сабыйлары өчен беренче ризык сыйфатында кулланалар. Әмма бу яшелчәнең бердәнбер өстенлеге түгел. Ташкабакның төп кыйммәте - җиңел үзләштерүчәнлек. Бу - түбән калорияле продукт. Әгәр аны грильдә, парда яки духовкада әзерләсәң, ул үзенең диетик үзлекләрен саклый.

Ташкабакның барлык сортлары да файдалы, продуктның свежийлыгы мөһим фактор булып тора. Яшелчәнең йомшагында организмның төрле системаларының нормаль эшенә ярдәм итә торган файдалы матдәләр бар. Бу бакча культурасында коллаген эшләп чыгаруга ярдәм итә һәм иммунитетны ныгыта торган аскорбин кислотасы бар. Ташкабакта шулай ук организмны агулы кушылмалардан чистартучы, тән тиресен яхшыртучы һәм кандагы холестеринны киметүче матдәләр – пектиннар бар.

Ашкайнату системасы авырулары булганда, пешерелмәгән ташкабакны бик сак  кулланырга кирәк: клетчатканың күплеге сәбәпле, яшелчәнең йомшагы ашказанының лайлалы тышчасын ялкынсындыра. Бөер авырулары вакытында аны артык кулланырга киңәш ителми. Аның каравы, шикәр диабеты вакытында рационга кертергә була. Ташкабакта булган углеводлар глюкоза микъдарының “уйнавын” китереп чыгармый.

Маринадланган  ташкабаклар үзләренең файдалы үзлекләрен югалта. Тоз, шикәр һәм аш серкәсенең күп булуы сәбәпле, алар йөрәк-кан тамырлары системасына, бөер һәм бавырга начар йогынты ясый.

Кызыклы фактлар

Ташкабак майя халкы тарафыннан хәзерге Мексика территориясендә  культуралаштырылган булган. Әмма ул вакытта кешеләр яшелчәнең үзен түгел, ә аның орлыкларын гына ашаган.

 – Ташкабак Ауропага беренче тапкыр китерелгәч, аны декоратив үсемлек буларак үстерә башлаганнар һәм озак вакытлар ашамлык буларак бары тик чәчәкләрен генә кулланганнар.

– Бүген бу түбән калорияле яшелчәне төрле илләрдә ашамлыклар составына кертәләр. – Яшелчәнең йомшагын беренче тапкыр рационга Италия халкы куша башлый, шулай ук аның чәчәкләре һәм орлыклары да файдалы үзлекләргә ия.

Ташкабаклар чүп үләннәрен үстерми, шуңа күрә алар башка культураларның уңышын арттыру өчен файдаланыла.

– Продукт шактый озак сакланырга мөмкин, ләкин кабыгына зыян килмәгән очракта.

– Кибеттә яшелчә сайлаганда, зур булмаганына өстенлек бирү яхшырак. Яшьрәк булган саен алар тәмлерәк һәм туклылырак.

– Ташкабак уылдыгы элеккеге Советлар Союзы илләрендә генә таралган.

– Иң зур ташкабакны австралияле Кен Дейд үстергән. Яшелчә 65 килограмм тәшкил иткән.

 

Маринадланган ташкабаклар

Ингредиентлар

Сарымсак – 2-3 тырнак

Бал – 2 аш кашыгы

Серкә (шәраб) – 3 аш кашыгы

Зәйтүн мае – 100 мл

Ташкабак – 0,5 кг

Тоз – 0,5 чәй калагы

Яшел тәмләткечләр тәменчә

Әзерләү. Ташкабакның кабыгын чистартырга. Яшелчә яшь булса, аны калдырырга да була. Юка тасма итеп кисәргә, тоз сибәргә һәм согы чыксын өчен 30 минутка калдырырга. Соус әзерләү өчен сарымсакны, кыскыч аша чыгарып, май, бал, серкә һәм яшел тәмләткечләр белән катнаштырырга. Ташкабакның согын сыгарга һәм килеп чыккан сыеклык белән катнаштырырга, ике сәгатькә суыткычка куярга.

 

Гөрәҗдәгә охшаган ташкабаклар

Ингредиентлар

Ташкабак – 3 кг

Кишер – 3 данә

Укроп (зонтиклары яки орлыклары)

Үсемлек мае 0,5 стакан

Сарымсак (вакланган) – 0,5 стакан

Кара борыч (төелгән) – 1 аш кашыгы

Серкә (9%) – 0,5 стакан

Тоз – 2 аш кашыгы

Шикәр – 0,5 стакан

 

Әзерләү. Ташкабакларны юарга, якынча 1x1 сантиметр зурлыгында шакмаклап турарга, кәстрүлгә салырга. Кишерне юкка итеп түгәрәкләп кисәргә, ташкабакларга кушарга. Укропның зонтикларын вакларга. Тоз, шикәр, сарымсак, борыч, серкә, үсемлек мае өстәргә. Барысын бергә яхшылап бутарга һәм өч сәгатькә калдырырга.

Ташкабакларны зур булмаган банкаларга салырга, капкачларын каплап, 15–20 минут стерильләштерергә. Капкачларын яхшылап ябарга, банкаларны астын өскә әйләндереп, суынганчыга кадәр төреп куярга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса