Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы мәгълүмат

Салкын тисә, балан белән чәй эч

“Исем китми читтә үскән әфлисунга, бананга, ачы булса да гашыйк мин миләш белән баланга”, - дип, юкка гына җырламыйлардыр. Күпләребез чит илдә яшәү тәмен белми, шулай да үзебездә үскән нигъмәтләрне татып яшәүнең зур бәхет икәнлегенә адым саен инанасың.

Салкын көз җиткәч, урманнан яки бакчадан кәрзин-кәрзин балан алып кайтучыларны еш очратабыз. Тәлгәш-тәлгәш, кып-кызыл! Берсен өзеп, тел өстенә куйсаң - әченең дә әчесе инде! Сусыл балан бик файдалы. Менә шуңа да безнең халык борынгыдан килгән дәвалау ысулларын чит итми. Дару-витаминнардан да бик күпкә файдалы шул алар.

Менә шул ук балан! Салкын тисә, балан белән чәй эч. Аның составында аскорбин кислотасы һәм бик көчле антиоксидантлар бар. Башка берәр чир белән озак кына чирләгәннән соң, тизрәк тернәкләнер өчен дә балан ярдәм итә ала, чөнки ул С витаминына бай. Баландагы С витаминының күләме алмага, тозлаган кәбестәгә, хәтта цитруслыларга караганда да күбрәк. Баланда тагын каротин, К, Р витаминнары, цинк, натрий, марганец, кальций, молибден, кобальт, фосфор, никель, цирконий, титан, калий, магний кебек микроэлементлар һәм минераллар, 13 төрле аминокислота, эфир майлары һәм кеше организмы өчен кирәкле тагын бихисап файдалы матдәләр бар. Кан ясалышы һәм яңарышы өчен бик мөһим булган тимер дә мул әле анда. Баланның микробларга каршы торучан, җәрәхәтләрне тиз төзәтүчән, бәвел һәм үт кудыргыч, организмны ныгыту үзлегенә ия икәнлеген фән дәлилли. Шуңа да табиблар ангина, тонзиллит белән чирләгәндә, үпкә ялкынсынганда, бронхиттан интеккәндә, ютәл бетми йөдәткәндә балан чәе эчәргә киңәш итә.

Ә балан бездә күп үсә. Аның җимешләре файдалы гына түгел, тәмле дә бит әле. Балан бәлеше генә ни тора! Ә балан катыгы! Телеңне йотарлык! Әмма шуны истә тотарга кирәк: һәр файдалы әйбернең дә кемгәдер зарары булырга мөмкин. Баланны да эч кату белән интегүче, каны бик тиз оешучы, кан басымы түбән булган һәм йөкле хатыннарга күп кулланырга ярамый.

Салкын тигәндә, баланнан ясалган чәй файдалы: 1 аш кашыгы балан җимеше өстенә бер стакан кайнаган су һәм бер чәй калагы сыер мае салып эчегез. 

Бронхит булганда, ютәл озакка киткәндә: берәр аш кашыгы балан, сыер мае һәм балны бергә кушып изәбез дә шуңа бер аш кашыгы спирт агызабыз. Көн дәвамында берәр чәй калагы эчәбез. Аның артыннан җылы сөт эчеп куябыз.

Бавыр авыртканда: 50-70 грамм баланны изәбез. 100 грамм балны «су мунчасы»нда эретәбез. Кайнар балга баланны кушып, 5-6 сәгать төнәтәбез. Көненә 3-4 тапкыр ашарга 30 минут кала берәр аш кашыгы кабып куябыз.

Кып-кызыл баланнан

Баланның ачысын бетерү өчен бер тәүлек суыткыч катыргычында яисә 125 градус кызулыктагы мичтә 40-45 минут тотып алырга кирәк.

Балан торты

Иң элек камыр изегез. Шул камырдан 4-5 миллиметр калынлыкта  25-30 сантиметр диаметрлы өч зур коймак җәегез. Берничә җирдән тишкәләп, 20-25 минут мичтә пешерегез, кырларын тигезләп кисегез. Шуннан соң иң аскы коймакка тигезләп балан катнашмасы ягыгыз. Шул рәвешле, катламлап, калган ике коймакны да бер-берсенә каплагыз. Кырларына крем сылап, май белән уылган камыр валчыгы сибегез. Торт өстен җиләк-җимеш, балан белән бизәгез.

Камыр өчен: 550 грамм он, 225 грамм су, 20 грамм тоз, 0,06 грамм лимон кислотасы, 200 грамм маргарин.

Крем өчен: 150 грамм томалап пешерелгән балан, 150 грамм башка җиләк-җимеш, 240 грамм маргарин.

Баллы балан ясау өчен сыек яисә җылытып эретелгән балга балан тәлгәшләрен манчып алыгыз һәм киптерегез. 

Балан желесы

Чистартып юылган баланны кабыгы йомшарганчы пешереп алыгыз. Аннары ул суын түгеп, 2 стакан яңа җылы су салыгыз да тәмам йомшарганчы пешерегез. Пешкән баланны иләк аша үткәргәч, шикәр комы кушып болгатыгыз. Катнашманы салмак утта кабат 50 минут кайнатып, стерильләштерелгән банкага тутырыгыз. Шул рәвешле хәзерләнгән желены салкын урында саклагыз.

Желе өчен: 1 килограмм баланга 1 килограмм шикәр комы, 2 стакан су.

Балан кесәле

Юылган баланны суга салып пешерегез дә иләк аша үткәрегез. Аннары шул боламыкка балан пешкән су салып, кайный башлаганчы утта тотыгыз. Салкын суга салып болгатылган крахмал өстәп, тагын бер кат кайнатып чыгарыгыз. Элпә ясалмасын өчен кайнар килеш өстенә шикәр комы сибегез.

Кесәл өчен: 200 грамм баланга 80 грамм шикәр комы, 40 грамм крахмал, 0,5 литр су.
 Әфлисунлы балан

Юылган баланны әфлисун белән бергә иттарткычтан чыгарыгыз. Аннары барлыкка килгән катнашмага шикәр комы салып болгатыгыз һәм, стерильләштерелгән банкага тутырып, суыткычта саклагыз. 
Катнашма өчен: 1 килограмм баланга 1 ккилограмм шикәр комы, 1 зур әфлисун.
 Балан бәлеше

Йомырканы шикәр комы белән туглагыз да каймак, чәй содасы өстәп болгатыгыз. Шуңа акрынлап кына ике стакан он сала-сала, төере беткәнче туглагыз. Камыр шактый сыек булыр.

Эчлек өчен алманы эре угычта уыгыз һәм юылган балан, шикәр комы кушып болгатыгыз. Шуннан соң майланган биек читле табага камырның яртысыннан күбрәген салыгыз. Өстенә тигез итеп эчлек, калган камырны салыгыз. Уртача кызулыктагы мичтә 30-40 минут пешерегез. Мондый бәлеш кайнар килеш тәмлерәк була.

Камыр өчен: 5 йомырка, 200 грамм каймак, 1 стакан шикәр комы, 2 стакан он, пычак очы белән чәй содасы, ә эчлек өчен ике зур баллы алма, 100 грамм балан, ярты стакан шикәр комы.

Балан согында пешерелгән ит

Өлешләп кискәләнгән сөякле яисә сөяксез бәрән итен майлы табада ике яклатып кыздырыгыз. Шуның өстенә яңа сыгып ясалган балан согы, тоз, борыч сибегез. Әзер булганчы уртача утта шулпалы табада томалап пешерегез. Мондый итне кайнар килеш ашау яхшы, суынгач тәме үзгәрә.
150 грамм бәрән ите, 200 грамм балан, 1 чәй калагы сары май, тоз, борыч кирәк.

Балан соусы

Иң элек ярты стакан салкын суга крахмал салып болгатыгыз. Аннары кайнап торган суга салыгыз һәм балан согы, шикәр комы өстәп, кайнатып чыгарыгыз. Балан соусы аеруча ярмалы ризыкларга кулай санала.
Соус өчен: 0,5 литр балан согы, 60 грамм шикәр комы, 0,5 литр су, 20 грамм крахмал.

Балан кагы

Юылган баланны сөзгечкә салып, кайнап торган суда 3 минут пешекләп алыгыз да суын түгегез. Шул баланга бер стакан яңа су салып, йомшарганчы пешерегез. Пешекләнгән баланны  иләк аша үткәргәч, шикәр комы кушып, салмак утта куерганчы тотыгыз. Барлыкка килгән катнашманы агач тактага җәеп, җылы мичтә киптерегез.

Как өчен: 1 килограмм баланга 800 грамм шикәр комы, 1 стакан су.

Балның файдасы

Бал хәзер дә кешеләр­не күптөрле авырулардан дәвалый. Аның үсемлек һәм төрле үләннәр белән катнашмасы уңай нәтиҗә бирә: ашказаны-эчәк трак­тын нормальләштерә, ал­лергиягә, склерозга каршы көрәшә, тонусны күтәрә, ялкынсынуларны бетерә, матдәләр алмашын, тире­нең туклануын яхшырта, организмны ныгыта һ.б. Балның составында антибиотиклар күп, шуңа күрә ул антибактериаль чара да булып тора. Тик 60 градус­ка кадәр җылытканда яки кояшта тотканда бал актив­лыгын, өлешчә яки тулысынча витаминнарын, аксым, ароматлы матдәләрен һ.б. югалта. Шуңа да аны 40 градустан да югары темпе­ратурага куярга ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса