Мандаринны кыш буе ашлыйлар
Мандарин агачы чәчәк атсын һәм җимеш бирсен өчен аңа тиешле уңайлыкларны тудырырга кирәк.
Бу көньяк җимешенә кояш яктылыгы төшү мөһим. Аны көньякка караган тәрәзә төбендә үс-терәләр. Җимеш бирсен өчен кышын бүлмә температурасы 12 градустан да түбән булырга тиеш түгел. Иң оптималь бүлмә – 18 градустан түбән булмаганы. Үсемлек дымлы һава ярата. Шуңа күрә аның янына сулы савыт куйсагыз, комачауламас. Вегетация чорында мандаринны еш һәм күп сугарырга кирәк. Ә кышын туфрагы кипкән саен гына су сибәләр. Су бүлмә температурасында булырга тиеш.
Апрель азагыннан сентябрьгә кадәр мандарин агачын органик ашламалар белән сыйлыйлар. Кышын аны сибү кирәкми. Мандаринны ел саен күчереп утыртыгыз. Моны язын эшлиләр. Мандарин “Биогумус” яки роза чәчәге өчен булган туфракны үз итә.
Фото: https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа